Барлык яңалыклар
Новости
14 ноябрь , 12:46

"Песнәк -сары түш» исемле танып-белү сәгате үтте

Түбән Сикияз авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә песнәк көненә багышланган "Песнәк -сары түш» исемле танып-белү сәгате үткәрде. 12 ноябрьдә безнең илдә экологик бәйрәм – Песнәк көне билгеләп үтелә.

"Песнәк -сары түш» исемле танып-белү сәгате үтте
"Песнәк -сары түш» исемле танып-белү сәгате үтте

Түбән Сикияз авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә песнәк көненә багышланган "Песнәк -сары түш» исемле танып-белү сәгате үткәрде. 12нче ноябрьдә безнең илдә экологик бәйрәм – Песнәк көне билгеләп үтелә. Якты каурыйлы кечкенә кош олыларны да, балаларны да битараф калдырмый. Шәһәрләргә һәм авылларга нәкъ менә 12 ноябрьдә кышлаучы кошлар очып килә дигән ышану бар. Алып баручылар балаларны бәйрәм тарихы, песнәкләр һәм безнең төбәктәге башка кышлаучы кошлар турында кызыклы фактлар белән таныштырдылар, аларның яшәү һәм туклану урыннары турында сөйләделәр. Шулай ук балалар песнәкләрнең нинди файда китерүен белделәр, алар турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр. Балалар песнәкләр турында яңа белем генә түгел, канатлы дусларга ничек ярдәм итәргә һәм аларны кышкы вакытта нәрсә ашатырга кирәклеге турында практик киңәшләр дә алдылар. Аннары чарада катнашучылар песнәкләр турындагы китаплар белән таныштылар, иллюстрацияләр карадылар. Чара азагында балалар песнәк рәсемен буядылар.

  

"Песнәк -сары түш» исемле танып-белү сәгате үтте
"Песнәк -сары түш» исемле танып-белү сәгате үтте
Автор:
Читайте нас: