Бу турыда район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язды.""Көмеш яшь"тәге районда яшәүче хатын-кызлар бүген маскировка челтәрләрен үрүдә катнаштылар. Беләм, аларның һәркайсы шул ук вакытта безнең якташларга уңышлары өчен дога кылган! Битараф булмавыгыз өчен рәхмәт! Һәрвакыт шундый яшь күңел, зирәк һәм позитив булып калыгыз! Маскировкалау челтәрләре үрүдә теләгән һәркем теләсә кайсы вакытта катнаша ала. Иске Балтач авылының Совет урамы, 75 адресы буенча, балалар иҗаты үзәге, ишегалдыннан аерым керү урыны (белешмәләр өчен тел.83475322863)".
Җиңүне якынайту өчен һәркем үз өлешен кертә.