Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ДАИ бүлекчәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы тарафыннан балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне профилактикалау мәсьәләләре буенча күчмә комиссия белән берлектә Тучыбай урта мәктәбендә укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.Кышкычорда юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту нигезләренә аерым игътибар бирелде.Административ һәм җинаять җаваплылыгы, балигъ булмаган машина йөртүчеләрнең транспорт белән идарә итүе турында искә төшерделәр.Әңгәмә барышында балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзләрен деструктив тоту, балигъ булмаганнарның җенси кагылгысызлыгы, мәктәп укучыларын сәламәт яшәү рәвешенә тарту, террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору мәсьәләләре яктыртылды.