Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь , 13:57

Егетләр язмышында мөһим баскыч

Ватанны саклаучыларны тантаналы озату хәтердә калырлык чара. Ышанычлы ир-егетләр иңендә изге бурыч. Көзге чакыру чоры башында Балтач районыннан беренче төркем егетләр хәрби хезмәткә юлланды.

Егетләр язмышында мөһим баскыч
Егетләр язмышында мөһим баскыч

Тантана үзәгендә — булачак ил сакчылары һәм аларның ата-аналары, туганнары, якыннары. Изге теләкләр белән  егетләрне хезмәткә озатырга килүчеләрнең  хәтерендә  бу чара якты истәлек булып сакланыр.

 Берьюлы дистәгә якын егет  туган якларын калдырып ерак юлга чыкты.  Озатырга килгән әти-әниләре, зур әниләре, күршеләре, авылдашлары яшь егетләргә җылы теләкләрен җиткерергә ашыкты. 

—Xәрби хезмәткә чакырылган хөрмәтле егетләр, ата-аналар, озатучылар! Балтачтан хезмәткә барган якташлар бер дә сынатканы булмады. Сез дә сынатмассыз дип ышанам. Тиешле вакытта  лаеклы хезмәт итеп кайтуыгызны көтәрбез. Намус кушканча гадел командирлар җитәкчелегендә хезмәт итеп кайтыгыз, —дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев егетләргә ихлас теләкләрен җиткерде.

Мәкаләнең тулы варианты белән гәзитнең алдагы санында таныша аласыз.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: