Барлык яңалыклар
Новости
3 ноябрь , 15:01

Тырышлык нәтиҗәсе

1нче ноябрьдә  Авыл хуҗалыгы хезмәткәре көне уңаеннан Уфада тантаналы чара үтте. Бүләкләнүчеләр арасында Балтач районы хезмәт алдынгылары булды.

Тырышлык нәтиҗәсе
Тырышлык нәтиҗәсе

Башкортстан Республикасы ХөкүмәтеПремьер-министры урынбасары—авыл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручыИлшат Фазрахманов бәйрәм уңаеннан  лаеклы наградалар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Балтач районы”Россельхозцентр” ФГБУның республика филиалы хезмәткәре—әйдәүче агроном Рәүзәнә Хәмәтнуровага “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” Мактаулы исеме тапшырылды. “Рәүзәнә Вәгыйзҗ кызы  филиал эшчәнлегенә зур өлеш кертә. Ул тырыш хезмәте, югары осталыгы, үз эшен яратып башкаруы белән билгеле. Без көч салган өлкәнең үсешенә хезмәттәшләребезнең осталыгы һәм тәҗрибәсе нигез булырына ышанам”,—диде “Россельхозцентр” республика филиалы җитәкчесе Айдар Хәмәтшин.

Рәүзәнә Вәгыйзь кызын Мактаулы исем алуы белән ихлас котлыйбыз. Уңышлы киләчәк, гаилә бәхете телибез.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: