Шәригатьнең мөселманнарга карата булган барлык таләпләре шул алты бурыч белән чикләнә дип уйларга һич тә ярамый. Таләпләр тагын да күбрәк, без бит Аллаһ илчесенең бер хәдисендә билгеләп үтелгәннәрне генә алып тикшердек.
Мөселманның мөселманга мөнәсәбәте аның намусына һәм милкенә кагылышлы хокук дигәнне аңлата. Алар шулай ук шәхси характердагы йөкләмәләрне (фарыз гайн), гомуми йөкләмәне (фарыз кифайя) һәм өстәмә хуплаулы, мактаулы гәмәлләр (сөннәт, мөстәхәбләрне) үз эченә алалар. Башка чыганаклардан түбәндәгеләрне белергә мөмкин: авыр хәлдә булган яки җәберләнгәннәргә ярдәм итәргә, вәгъдәләрне үтәргә, хаталарны гафу итәргә, аның җитешсезлекләре турында беркемгә дә сөйләмәскә, аның хаталарын кичерергә, аны якларга, әгәр кем дә булса аның турында гайбәт сөйләсә, яхшылык белән тыерга, дустанә мөнәсәбәтләрдә булырга, аның милкен сакларга, бүләкләр бирергә, яхшылыгы өчен рәхмәтле булырга, аның кайгысын уртаклашырга, аңа яхшылыклар теләргә һ.б.
Лира ГАФИУЛЛИНА.