Барлык яңалыклар
Новости
25 октябрь 2024, 15:45

Балтач район Хакимияте башлыгы сайланды

Алтынчы чакырылыш район Советының  өченче утырышында көн тәртибендә "Контракт буенча Башкортстан Республикасы муниципаль районы Xакимияте башлыгы вазифасына билгеләү турында" соравы  каралды.

Балтач район Хакимияте башлыгы  сайланды
Балтач район Хакимияте башлыгы сайланды

Утырышта Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның секретариат җитәкчесе урынбасары Шамил Мөхәмәтдинов, Конкурс комиссиясе әгъзасы, Башкортстан Республикасы Башлыгының гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү Идарәсе башлыгы Алексей Попков, Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең урындагы үзидарә органнары белән эшләү бүлегенең баш киңәшчесе Андрей Тарасов, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, хакимият башлыгы урынбасарлары, бүлек башлыклары, гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре, муниципаль районның Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм хезмәт ветераннары, торак пунктлар старосталары, суд, хокук саклау органнары һәм прокуратура органнары вәкилләре, әйдәүче эшкуарлар, дини оешмалар вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре, төрле еллардагы район җитәкчеләре катнашты. 

Утырышны район Советы рәисе , Иске Балтач 2нче урта мәктәбе директоры Азамат Мәгъзүмов алып барды.

Конкурс комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Мөхәмәтдинов чыгышында рәсми сайлау тәртибе белән таныштырды.  Алты әгъзадан торган Конкурс комиссиясе Советка район Хакимияте башлыгы вазифасын биләүгә ике кандидат тәкъдим итте. Җиде ел ярым район Xакимияте башлыгы булып көч салган Субушев Илгиз Әхвәс улы, Ялангач авыл биләмәсе башлыгы булып эшләгән Гафурҗанов  Расих Кадим улының тормышындагы хезмәт баскычлары белән таныштырды. Район Советы депутатлары үз фикерләрен сайлауда әйтте. Нәтиҗәдә, бертавыштан Субушев Илгиз Әхвәс улы район Хакимияте башлыгы вазифасына сайланды. Район Хакимияте башлыгы вазифасын биләүгә конкурс  оешкан төстә үтте.

Утырышта республика вәкиле элек районны җитәкләгән, КПСС район комитетының беренче секретаре Рәшит Харрасов, элек район Xакимияте башлыгы булып эшләгән Рәфил Галләмов, элек район Xакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән Флорид Хәбипов, эшкуар Марат Xәйруллин, район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова Балтач районының соңгы еллардагы социаль- икътисади үсешен, махсус хәрби операция зонасындагы якташларга күп төрле ярдәм күрсәтүен ассызыклап, яңа планнарны тормышка ашачагына ышаныч белдерделәр.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы Субушев район халкына рәхмәт сүзләрен юллады. Уртак фикердәге команда белән яңа үрләргә омтылып, планнарны бергәләп чынбарлык итүдә көч салачагын әйтте.

(Мәкаләнең тулы вариантын гәзитнең алдагы санында укыгыз).

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: