"Сәламәтлек әлифбасы" савыктыру гимнастикасы нидән гыйбарәт? Хәзерге дөньяда тормышны физик культурадан башка күз алдына китереп булмый. Мускуллар системасын тонуста тоту, шулай ук кеше организмының барлык системаларына уңай йогынты ясау өчен спорт белән актив шөгыльләнергә, аерым алганда, сәламәтләндерү гимнастикасы белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки сәламәтлек тормышның иң мөһим кыйммәте булып тора. Физик культура җәмгыять мәдәниятенең һәм һәрберебезнең тормышының аерылгысыз элементы булып тора. Ул тән формасын һәм аның сәламәт халәтен саклап калырга гына түгел, бәлки рух көчен ныгытырга һәм кешенең мөстәкыйльлеген, чыдамлыгын, рух көчен, ихтыяр көчен, үз-үзеңне камилләштерү һәм үз-үзеңне контрольдә тоту кебек сыйфатларын үстерергә дә ярдәм итә. Физик культураның бер юнәлеше-гимнастика. Тушкыр мәдәният йортында "Сәламәтлек марафоны" республика программасы буенча "Сәламәтлек әлифбасы"н турыдан-туры трансляциясе үткәрелде.