Барлык яңалыклар
Новости
23 август , 06:00

Хаҗга синең юлың...

Хаҗ кылу өчен кешегә таләпләр бар. Алар ниндиләр?

Хаҗга синең юлың...
Хаҗга синең юлың...

         Ихрам

         Хаҗ кылу өчен кеше ихрам халәтенә керә. Ихрам (гарәпчә «багышлау») — хаҗ кылучының рухи чисталыкка ия булып, аерым халәткә керүе. Моның өчен тәнне тулысынча юарга, махсус киемнәр киеп, ихрам кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

         Ихрам халәтендә дөнья тормышына караган сәүдә һәм эшләр белән шөгыльләнү, җенси элемтәләргә керү, шулай ук никахлашу; ачулану һәм кемне дә булса рәнҗетү; бөтен тереклеккә зыян салу (хайваннарны һәм бөҗәкләрне үтерү, үләнне йолкып алу, яфракларны һәм ботакларны агачтан йолкып алу һәм башкалар) тыела; кырынырга, чәч кырырга, чәч һәм тырнакларны кисәргә, хуш исләрне кулланырга, бизәнү әйберләрен кияргә һәм тәмәке тартырга ярамый. Тулы тәһарәт алганнан соң, хатын-кызлар иркен киемнәр кияләр. Ирләр ике гади ак япма кияләр: берсе билдән алып тезләренә кадәр аягын каплый, икенчесе сул җилкәсенә каплана. Бу киемнәр хаҗиларның ниятләре чисталыгының һәм Аллаһы Тәгалә каршында аларның тигезлегенең билгесе. Хаҗ кылучылар ихрам киемнәре кигән урыннар - микат дип атала. Хаҗ гамәлләрен үтәп бетергәч кеше ихрамнан чыга.

Лира ГАФИУЛЛИНА.

Дәвамы бар.

 

Автор:
Читайте нас: