Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель , 15:50

Эш сәфәрендә Балтачта тукталдылар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары , Бөтендөнья татар конгрессы  милли Советы рәисе Вәсил Шәйхразиев эш сәфәре белән Пермь краена барганда Иске Балтач авылының "Үзәк" җәмигъ мәчетендә тукталды. Г.Талипов фотолары-сайтта.

Эш сәфәрендә Балтачта тукталдылар
Эш сәфәрендә Балтачта тукталдылар

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары , Бөтендөнья татар конгрессы  милли Советы рәисе Вәсил Шәйхразиев эш сәфәре белән Пермь краена барганда Иске Балтач авылының "Үзәк" җәмигъ мәчетендә тукталды. Барда районында Бөтенрусия авыл Сабантуе үткәрүгә әзерлек  буенча Оештыру комитеты утырышы планлаштырылган. Пермь крае татарлары вәкилләре белән ифтар үткәреләчәк. Вәсил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Русия Федерациясе   төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалар белән эшләү буенча комитет начальнигы Марс Тукаев, Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы  вәкиле Альфред Дәүләтшин  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев  белән аралаштылар. Очрашу истәлеге итеп  район турында китапны бүләк итте. Кунак Вәсил Шәйхразиев  исә тарихи китап бүләк итте.

 "Үзәк" җәмигъ мәчете имам-хатибы Филүс хәзрәт Камалтдинов, Башкортстан диния нәзарәтенең  Балтач районындагы имам-мөхтәсибе Рәфис хәзрәт Муллагатдәр районда Рамазан ае ничек үтүенә тукталдылар. Дини белем алучы шәкертләр белән очрашу фәһемле үтте. Үсмерләр догалар укып ишеттерде. "Үзәк" җәмигъ мәчете эшчәнлеге белән танышып районда ислам дине үсешенә уңай бәһа бирде кунаклар.

Эш сәфәрендә Балтачта тукталдылар
Эш сәфәрендә Балтачта тукталдылар
Эш сәфәрендә Балтачта тукталдылар
Эш сәфәрендә Балтачта тукталдылар
Эш сәфәрендә Балтачта тукталдылар
Эш сәфәрендә Балтачта тукталдылар
Эш сәфәрендә Балтачта тукталдылар
Эш сәфәрендә Балтачта тукталдылар
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: