Тәүлек әйләнәсе эшләүче стационар эше турында отчетны баш табиб урынбасары Р.Хәбипова бирде. А. Абрарова амбулатор-поликлиника хезмәте поликлиника эше, терапия участокларында диспансерлаштыру һәм диспансерлаштыру планына ирешү буенча чаралар турында мәгълүмат белән чыкты.
Алдагы атнага бурычларны билгеләделәр, шулай ук коллектив белән район халкына беренчел медицина-санитар ярдәмне оештыруның агымдагы мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Лаборатория хезмәтенең 2023 елгы эшенә анализны лабораторе мөдире М. Сафина бирде.
Белгеч И. Хиҗәпова террорчылыкка каршы куркынычсызлык турында доклад белән чыгыш ясады.