Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар , 08:00

"Терроризмга юк" әңгәмәсе

Курач авыл китапханәсе "Терроризмга юк"дигән әңгәмә үткәрде.

"Терроризмга юк" әңгәмәсе
"Терроризмга юк" әңгәмәсе

Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә төп куркынычларның берсе булып тора. Курач авыл китапханәсе үз укучылары өчен "Терроризмга юк"дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдән укучылар терроризмның нәрсә икәнен, аның төрләре, аның максатлары нинди икәнен белделәр. Соңгы елларда дөньяда кылынган террор гамәлләрен искә төшерделәр. Балаларга террорчылык белән янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү, мондый ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Террорчылык башланганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, шикле әйберләрне табуга аерым игътибар бирелде, уяулык күрсәтүнең мөһимлеге, террорчылыкка ничек каршы торырга һәм мондый хәл килеп чыкканда үзеңне һәм якыннарыңны ничек сакларга кирәклеге турында сөйләштеләр. Чара ахырында балалар "Терроризм – җәмгыятькә куркыныч", "Ата-аналарга экстремизмны профилактикалау турында", "Террорчылыкка каршы хәвефсезлек"памяткалар тараттылар.

 

 

Автор:
Читайте нас: