Барлык яңалыклар
Новости
10 гыйнвар , 04:00

Ата-анага карата мөнәсәбәтләребез ислам динендә

Ата-аналардан алда йөрү дә, аларны ихтирам итмәүдән санала. Шулай ук алар утырганчы  утырырга, исемнәре белән аларга мөрәҗәгать итәргә ярамый...

Ата-анага карата мөнәсәбәтләребез ислам динендә
Ата-анага карата мөнәсәбәтләребез ислам динендә

Аларга хөрмәт белән мөрәҗәгать итәргә кирәк: “әти”, “әни”, “әтием”, “әнием”, -  дип, күркәм хуш сүзләр белән.Кирәк булганда кая да булса китәргә, балалар, барыннан да элек, әти-әниләр белән киңәшергә, хәбәр бирергә тиеш һәм аларның ризалыгы булса бару яхшы.

         Бервакыт Пәйгамбәребез саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм янына бер егет йөгереп килде дә: “Мин сиңа Хиҗра (Мәккәдән Мәдинәгә күчеп китү) кылырга ниятләдем, ә минем әти-әниләр бу карарны аңламыйлар һәм елыйлар», — диде. Пәйгамбәребез  саллаллаһү гәләйһи үә сәлләм: "Кайт, әти-әниләреңне елаган кебек көләргә мәҗбүр ит!" – диде (Хәдис Абу Давуд риваяте).

Лира Гафиуллина.

(Дәвамы бар).

Автор:
Читайте нас: