Барлык яңалыклар
Новости
14 декабрь 2023, 05:00

Иң яхшы үрнәкне пәйгамбәребездән алырга кирәк

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең матди һәм рухи үсешенең барлык төрләренә күз салу җитә. Үрнәк алырлык шәхес. Моны белергә кирәк.

Иң яхшы үрнәкне пәйгамбәребездән алырга кирәк
Иң яхшы үрнәкне пәйгамбәребездән алырга кирәк

Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең матди һәм рухи үсешенең барлык төрләре, чорлары:

- Ул бөтен ятим балаларның яраткан кешесе иде. Үзе кечкенәдән ятим үсте.

- Ул җаваплы көтүче иде. Бала чагында агасы гайләсендә тәрбияләнә һәм энеләре бәлән көтү көтә.

- Ул уңышлы эшкуар иде, сәүдә белән шөгыльләнде. Сәүдә кәрваннарында катнаша һәм сату-алу белән идарә итә.

- Ул үрнәк ир иде. Хәдичә, Аллаһ аңардан риза булсын – беренче хатыны. Аллаһ әмере белән, Ислам динен ныгыту, тарату максатлары белән никахлары була.

- Яхшы әти, зур әти булды. Балалары, оныклары туып үсә.

- Ул үрнәк дус иде. Дингә килгән иптәшләре, сахәбәләр күбәя.

- Ул үз туганнары өчен игелекле туган иде. Туганнары белән элемтәләре Ислам нигезендә гаделлек белән корылган.

Лира Гафиуллина.

Дәвамы бар.

Автор:
Читайте нас: