Ул Ана көненә багышланды. Барлык йөрәк җылысын, аналык хисен сиздереп, йөрәкләре аша барлык балаларның язмышын үткәреп эшләүче мөдир Мәрьям Газизовна (Зәйнәп Гафарова), тәрбияче Асия (Ралия Сагдиева) "Фламинго” балалар йорты юбилеена әзерләнәләр. Беразга гына дип баласын калдырып китүче Зәлия (Венера Хәмәтнурова), аяныч сәбәпләр белән баласын югалтып эш сорап килә. Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга “Күңел җылысы” акциясе чикләрендә балалар бүләкләр әзерлиләр. 6 яшьлек Ильясның танк, солдат, кечкенә малай һәм “Вернись с победой, будь моим папой. Ильяс Гумеров” дигән рәсеме.
Эшкуар-агротуризм оештырган Хәтәм Гаязович (Флүр Казиханов) МХОда катнашучы улы Руслан (Ильвир Мөхәмәтьянов) кушуы буенча Ильяс белән танышырга килә. Балаларга экскурсия оештыра, Мәрьям белән танышып, Руслан яраланып госпитальдә булуларын, бар кайгыларны бергәләп кичерәләр. Балаларның язмышлары, кискен сораулар күтәрелә биредә. Руслан белән Ильясның (Ленар Мөхәмәтьянов) “Папа, папа” дип йөгереп муенына сарылганы беркемне дә битараф калдырмады…Спектакльне тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.
Венера Хәмәтнурова.