Гомерне озайту өчен менюга чикләвек һәм бөртекле ашлыктан әзерләнгән ризыклар өстәргә кирәк, ди белгечләр. Ә колбаса, татлы газлы эчемлекләр куллануны киметергә кирәк, диләр.
Галимнәр исбатлавынча, көненә биш порция җиләк-җимеш һәм яшелчә, шулай ук тулы бөртекле ашлыктан әзерләнгән ризыклар, кузаклылар һәм чикләвек ашарга кирәк.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, рациондагы мондый үзгәрешләр гомер озынлыгын арттырырга мөмкинлек бирә. Хәрәкәтләнергә кирәклеген онытмагыз. Ул тик файдага гына..