Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2023, 12:59

Уллар көнендә

"Нәкъ менә бүген Русиядә Әниләр көненә әзерлек кысаларында район мәдәният сараенда «Герой хатыны/ геройның әнисе»күргәзмәсе өчен фотосессия бара..."

Уллар көнендә
Уллар көнендә

"Бу проект әнинең улына карата мәхәббәт көче, туган илен яклаган газиз кешесе өчен көне-төне дога кылучылар турында сөйләргә тиеш!

Уллары булган аналарның барысына да гаиләдә иминлек, уллары өчен чын күңелдән горурлык кичерүләрен, шатлык һәм якты киләчәгенә якты өметләр телим! Безнең чын ир-атларны, якташларны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны җиңү белән туган якта көтәбез! Фотокүргәзмәне ачу һәм тантаналы чара 23 ноябрьдә 19.00 сәгатьтә башланачак. Керү ирекле. Килегез! Проектта катнашырга теләүчеләр өчен мәгълүмат: электрон почтага хәбәр языгыз [email protected]  махсус хәрби операциядә катнашучының ФИО күрсәтмәсе белән, туганлык мөнәсәбәтләрен һәм элемтә өчен телефон номерын язуыгыз сорала. Шулай ук эш  вакытында 8(34753)-2-13-02, 8(34753)-2-17-11 телефон номерлары буенча шалтыратыгыз",— дип район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә язган.

 Улларын тәрбияләгән аналарга сабырлык, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы юлдаш булсын. Махсус хәрби операциядә катнашучы уллары исән-сау булып туган якларына кайтуларын телибез. Чарага +7 яшьтәгеләр килергә мөмкин.

 

Уллар көнендә
Уллар көнендә
Автор:
Читайте нас: