Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель 2023, 09:55

Гармунчы дигән даны бар

Балалар  иҗат үзәгенең баян дәресе преподавателе Наил Галләмов 46 ел халыкка моң  өләшә 

Гармунчы дигән даны бар
Гармунчы дигән даны бар

Балалар  сәнгате мәктәбенең баян дәресе преподавателе Наил Галләмов 46 ел ел гомерен халыкка моң  өләшә 

Бала чагыннан  кем булачагын яхшы чамалый ул. Кечкенәдән үзаллы гармунда өйрәнеп,  төрле концертларда авыл  халкын җырлатып,  биетеп, соңрак  зур сәхнәләрдә чыгыш ясап,  моң  дарьясына  алып керә.  Бүген аның  баянчы дигән даны бар. Аны безнең районда гына түгел, республикада яхшы беләләр.  Сүзем озак еллар балалар сәнгать мәктәбендә  баян дәресе буенча укучыларга белем бирүче Наил Галләмов турында. 

Наил Хафиз улы Яңа Штәнде авылында  дөньяга килә. Гүзәл, кеше кулы кагылмагын саф һәм  чиста  табигать почмагында  үсүе, бәлки, аны моңлы иҗат кешесе иткәндер.  Башкорт культура-агарту училищесын тәмамлаганнан алып сәхнәдә,  халык арасында.  Хезмәт юлын туган районында халык хоры аккомпаниаторы буларак башлый. Быелгы елның сентябрендә аның хезмәт стажы 46 ел тәшкил итәчәк. Илле елга якын ул халыкка моң өләшә. Балаларны сәнгать иленә әйди. Чын укытучыны  эшләгән еллар гына билгеләми, әлбәттә. Үз эшен яраткан, җаны һәм тәне белән иҗат дөньясына  күмелгән, укучыларын үз баласыдай якын күргән очракта гына ул чын укытучы була ала. Наил Галләмов та  шундый укытучыларның берсе. 2001нче елдан алып ул безнең коллективта эшли. Үз эшенә җаваплы караган, укучылар һәм ата-аналар тарафыннан хөрмәткә лаек мөгаллим ул. Сәләтле балаларны барлау, аларны иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә актив эшли ул. Эшләү дәверендә  бихисап лауреат һәм дипломантлар үстерә.   Остазларының эшен дәвам итүче  укучылары да байтак.  Бүген алар үзләре сәнгать мәктәпләрендә,  мәдәният учакларында эшлиләр. Райондашларыбыз, күпләрнең яраткан гармунчылары  Илшат Нуркаев, Алмаз Рәҗәповлар аның укучылары.

 Наил Хафиз улы нинди генә четерекле хәлдә дә узен психологик яктан тотрыклы тота. Тәҗрибә, профессиональлек кебек төшенчәләр янәшәсендә  кешелеклелек, ярдәмгә әзер булу  кебек күркәм  сыйфатлар бизи аны.  

Наил Галләмов укучыларны  баянда уйнарга өйрәтә, моңардан тыш ул халык инструментлары  ансамбленең җитәкчесе.   Вокал бүлегендә шөгыльләнүче  укучылар белән тыгыз элемтәдә. Аның көче һәм тырышлыгы салынган  җиңүләрне язып бетерү мөмкин түгел.  

 Әлбәттә, интернет чорында  балаларның игúтибары, вакыты бүтән әйберләргә күбрәк  юнәлтелә.  Укытучыга да талантлы балаларны ачу, аларның сәләтләрен  үстерү дә авырлаша. Әмма Наил Галләмов төшенкелеккә бирелә торган кеше түгел.  Укучылары  Азат һәм Азамат  Гыйльманшиннар, Динар Имамов,  Ансар Хөсәенов, Җәлил Шафиковлар баянда  уйнау серләрен аңарда өйрәнделәр. Әлеге вакытта Алина Сафина,  Ильяна Кыямова, Эмиль Гыйльметдинов кебек өметле укучылар аңарда шөгыльләнә.  Улын,оныкларын Эмильне һәм Альбинаны да баянда уйнау серләренә өйрәтә ул.

Укучылары   әледән -әле конкурсларда җиңү яулыйлар. Остазларын үзләренең җиңүләре белән янә иҗат итәргә,  алга барырга  әйдиләр.  Һәр конкурс укытучы, укучы һәм ата-аналар өчен бер сынау ул.  Сынауларны үтү, авырлыкларны җиңү, курку хисен бетерү — барысы да укытучы тырышлыгы. Шушы сыйфатлар кешегә тормыш көткәндә ярдәм итәчәгенә шигем юк.

Балаларны укытудан, конкурсларга әзерләүдән тыш, Наил Хафиз улы   балалар сәнгать мәктәбенең вокал  укытучыбыз Рәзидә Әхмәтова кызына  аккомпаниатор булып та хезмәт итә. Бергә,  бер тандем  булып эшлиләр, югары үрләргә ирешәләр.

Наил Хафиз улының  50 елга якын  тирә-юньдәгеләргә моң өләшүе сайлаган һөнәренә тугры булуын күрсәтә. Бар булмышын эшенә багышлаган шәхес ул.

 Наил Галләмов  укытучы, баянчы амплуасыннан тын, чын дус, тугры тормыш иптәше,  лаеклы әти, яраткан  зур әти һәм абруйлы кеше.  Аны  бар район халкы белә. Хөрмәт итә дисәм дә арттыру булмас. Балалар сәнгать мәктәбенең аксакалы  Наил Галләмовны коллектив белән хөрмәт итәбез.  Шушы көннәрдә Наил  Хафиз улы  күркәм юбилее билгеләде, аңа сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез.

 Гөлназ РӘХИМҖАНОВА,

балалар сәнгать мәктәбе директоры.  

Автор:
Читайте нас: