Игелекле эшнең инициаторлары – Гөлүсә һәм Радик Әмирҗановлар.
Бу эшне башлауда Әлфия һәм Рәфис Садыйковлар, Лилия һәм Альберт Хөсәеновлар ярдәм күрсәтә – станок җыюда, материаллар сатып алуда. Әлеге изге эштә һәркем катнаша ала. Моның өчен Совет урамы, 75нче йорт буенча урынлашкан балалар иҗаты үзәгенә барырга була. Элемтә өчен телефон: 83475322863.
Шулай ук күптән түгел яугирләребез өчен Көнтүгеш авыл биләмәсе халкы гуманитар ярдәм җыйды. Алар батырларыбыз өчен тартмаларда бозылмый торган азык-төлек, беренче кирәк-яраклар, дарулар һәм 70 килограмм бал җыйганнар.
- Мондый изге эштән читтә калып булмый инде. Иң мөһиме, авылдашларыбызның, райондашларыбызның исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез. Бу эшебезне туктатмыйбыз, шулай ярдәм итеп торырга тырышырбыз, - ди көнтүгешлеләр.
Ярдәм җыюда катнашырга теләгән һәркем кирәк-яракларны Иске Балтач авылы, Совет урамы, 48 адресы буенча тапшыра ала.