Барлык яңалыклар
Новости
23 февраль 2023, 20:48

Ватанны саклаучы көне уңаеннан районда һәр чара ватанпәрвәрлек рухында

"Мин ир-егет булганга бу боерыкны үтәргә бурычлымын",—дигән көчле зат вәкилләре булганда тыныч йокларга мөмкинлек бар. Сокланырлык шәхесләр үз сүзен әйтәләр.Чарада -алар. Укыгыз:

Ватанны саклаучы көне уңаеннан районда  ватанпәрвәрлек рухында чаралар булды.  Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның туганнары, ялга кайткан мобилизаяләнүчеләр белән чәй табыны артында аралашуда  район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм Тәтешле һәм Балтач районнары буенча  хәрби комиссар Ансар Арсланов катнаштылар.

"Сагышлы ана" мемориаль комплексына район оешмалары җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары белән берлектә тере чәчәкләр һәм веноклар салынды.

Район мәдәният сараендагы чара Русия  Федерациясе һәм Башкортстан гимнары белән башланды.

 Ил сагында булу элек-электән көчле зат вәкилләре иңендә булган.  Бөек Ватан сугышында тиңсез батырлык күрсәткән ата-бабаларыбыз һәрчак тирән хөрмәткә лаек. Ватан  кушуы буенча алгы сафка ир-егетләр басты. Аларның каһарманлыгы буенча сигез дистәләгән  елга якын җиңү солдаты эләмен яшь  буын вәкилләре алганын әйтергә нигез бар. Нәкъ шул фикер район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чыгышында сызык өстенә алынды.

"Барлык хәрбиләргә, хәрби ветераннарга чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм ныклык, иминлек һәм һәрвакыт тыныч күк йөзе телим! Бүген Ватаныбызны саклаучылар-чын патриотлар, ватанының тугры уллары. Без алар белән горурланабыз!"—дип тәбрикләү сәламнәрен җиткерде Илгиз Әхвәс улы. Җитәкче  республиканың мобилизацияләнгәннәргә зур ярдәм күрсәткәне өчен Башкортстан Республикасы Башлыгының Рәхмәт хатын "Акбар" кооперативы директоры Илдар  Акбировка тапшырды.

 Ил куйган мәсьәләне намус белән үтәгән якташларыбыз Р. Закиров, А. Ахтариев, Ю. Сафиуллин, Н. Нурисламов, Р. Җиһангиров, А. Исмәгыйловларга район Хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

 Киләсе буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләгән укытучылар Айваз Сафетдинов, Илназ Әхмәтов, Шамил Хаҗиев, Альберт Галиннарга район Хакимиятенең Почёт грамоталары тапшырылды.

БРның Тәтешле һәм Балтач районнары буенча  хәрби комиссар Ансар Арсланов  балтачлыларны бәйрәм уңаеннан тәбрикләп, җылы теләкләрен җиткерде.

 Район мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм һәвәскәрләр катнашлыгындагы бәйрәм концерты рух күтәрелеше белән барды. Сәхнәгә кечкенә нәниләр чыкса да, оста башкаручылар чыкса да залдагылар дәррәү алкышлар белән озатты. Җыр, шигырь аша хәрби юлдагыларга ихлас рәхмәт сүзләре юлланды. Ихлас теләктәшлек белән тамаша кылды балтачлылар.  Камил Фәизханов башкаруында "Господа офицеры" исемле җыр  Ватан сакчыларына мәдхиядәй яңгырады. Зал аягүрә тыңлады аны. Бүген һәм киләчәктә абруйлы хезмәт ияләренә рәхмәтлебез. Русия армиясендә бүген хезмәт иткән хәрби офицер әнисе буларак, бар якташларыбыз, башкортстанлылар, ил солдатлары исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын иде дигән күңел таләбен кабатлыйм. Аяз күк йөзе, тынычлык сорап бүген догалар кылынган мәл. Бар ата-аналар газиз балаларын коча алса икән,  догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен.  "Мин ир-егет булганга бу боерыкны үтәргә бурычлымын",—дигән көчле зат вәкилләре булганда тыныч йокларга мөмкинлек бар. Сокланырлык шәхесләр үз сүзен әйтәләр. Алар—безнең батыр ир-егетләребез!

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: