Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2023, 12:13

Башкортстан галимнәре югары бәһаланды

«Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында» Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 26 гыйнварындагы тиешле указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.

 

Башкортстан галимнәренә федераль мактаулы исем һәм бүләк бирелде. «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында» Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 26 гыйнварындагы тиешле указы хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты. Документ 6 февральдә дөнья күрде. Фән үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнделәр: II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены медале

-Россия Фәннәр академиясенең Уфа химия институты лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре Гомәр Ишморатов; «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеме - профессор, физика-математика фәннәре докторы, механика Институты лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре Владислав Шаһапов.

 

 

Чыганак:

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: