Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2022, 10:15

Балтачның иҗат коллективлары зур исемнәрен уңышлы яклады!

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдә иҗат коллективларын шул уңайдан котлады.

“Иҗат коллективларын «Халык» һәм «Үрнәкле» исемнәрен уңышлы раславыгыз белән котлыйм! Алар безнең районда —12! «Мон» тальянчылар халык ансамбле, халык хоры, «Ужара» (Магашлы-Алмантай) фольклор коллективы, халык уен кораллары халык ансамбле, «Гүзәл» халык бию ансамбле, «Җидегән чишмә» фольклор - эстрада коллективы, Нөркә мәдәният йортының «Гөлбәзир» фольклор коллективы, «Йолдызлык» хатын-кызлар вокаль ансамбле, «Гөрләвекләр» үрнәкле бию коллективы, «Нью-Данс» үрнәкле бию ансамбле, «Зөлфия» үрнәкле бию коллективы, балалар сәнгать мәктәбенең үрнәкле хоры бар. Коллективларда катнашкан 400дән артык кеше үз осталыкларын һәм талантын күрсәтте. Рая Хамаева, Альфина Алексеева, Шахит Фәрхуллин, Руслан Халиков, Әлфинә Нуркаева, Гөлназ Шайбакова, Эльмира Гайфуллина, Гөлназ Галләмова, Венера Баландина, Раушания Хәсәновага тырыш хезмәтләре һәм районның мәдәни потенциалын саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәм! Сезгә уңышлар, иҗади үсеш, уй-ниятләрнең чынга ашуын, чәчәк атуын һәм яңа җиңүләр телим!” — дип яза Илгиз Әхвәс улы.

Балтачның иҗат коллективлары зур исемнәрен уңышлы яклады!
Балтачның иҗат коллективлары зур исемнәрен уңышлы яклады!
Балтачның иҗат коллективлары зур исемнәрен уңышлы яклады!
Балтачның иҗат коллективлары зур исемнәрен уңышлы яклады!
Балтачның иҗат коллективлары зур исемнәрен уңышлы яклады!
Балтачның иҗат коллективлары зур исемнәрен уңышлы яклады!
Балтачның иҗат коллективлары зур исемнәрен уңышлы яклады!
Балтачның иҗат коллективлары зур исемнәрен уңышлы яклады!
Автор:
Читайте нас: