Барлык яңалыклар
Новости
12 апрель 2022, 19:00

Әнием васыяте

...Әнием әтием вафатыннан соң еламады, ә сулып-сулыгып калды. Әйтерсең, шау чәчәктә утырган гөлне төбе-тамыры белән чүлмәгеннән кубарып алдылар. Аңа бит 70 яшь кенә,  безне, оныкларын сөендереп, яшисе дә, яшисе...

Әнием васыяте
Әнием васыяте

 

...Әнием әтием вафатыннан соң еламады, ә сулып-сулыгып калды. Әйтерсең, шау чәчәктә утырган гөлне төбе-тамыры белән чүлмәгеннән кубарып алдылар. Аңа бит 70 яшь кенә,  безне, оныкларын сөендереп, яшисе дә, яшисе...

Күңелеңә җыйма

Миңа берничә ел элек: «Син яулык бәйләячәксең, намаз укый башлаячаксың», – дисәләр, ышанмыйча кычкырып көлгән булыр идем, чөнки мин диннән бик ерак торган гаиләдә тәрбияләндем. Әти дә, әни дә  пенсиягә хәтле институтта фәнни хезмәткәр булып эшләделәр. Безнең гаиләдә Коръән мәҗлесләре уздырганнарын  хәтерләмим. Аның каравы, бездә еш кына  әтинең дуслары-коллегалары җыела иде. Сәясәт, икътисад турында дискуссияләр алып баралар, кызып-кызып бәхәсләшәләр иде. Әнием бала чакта музыка мәктәбенә йөргән. Залда торган пианинода Моцарт, Чайковский әсәрләрен яратып уйный иде. Кунаклар тын калып тыңлыйлар, кул чабалар.  Алар өчен залда махсус өстәл әзерләнә. Әлбәттә, спиртлы эчемлекләр дә куела иде. Тәмле ашап, шәраб эчеп, бик матур гына бәйрәмнәр уздыра идек. 
Мин мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, университетка укырга кердем.  Булачак ирем белән дә шунда таныштым, бер группада укыдык. Альберт минем кебек – Казанныкы, әти-әниләре – укытучылар. Егетемне әти-әнием бик яратты, ул гаиләбезнең аерылгысыз кешесенә әйләнде. Туебыз да бик матур узды. Ирем белән яңа фатирга күчендек. Бер-бер артлы ике малаебыз туды. Тормышыбыз һәрьяклап җитеш булды. Мин дә, Альберт та гаиләдә бердәнбер бала булганга, проблема күрмәдек. Кайнанам белән кайнатам бик яхшы кешеләр, кунакка килгәндә дә күчтәнәчләр төяп киләләр иде. Әлбәттә, балаларны үстергәндә әби-бабайлар беренче ярдәмче булдылар.
Әти-әнием  пенсиягә чыккач та, актив тормыш алып бардылар.  Җәйне дачада уздырдылар, балаларыбызны үз яннарына ала иделәр. Шулай матур гына яшәп ятканда әтиемне кинәттән инсульт сукты. Әйтерсең, аяз көнне яшен бәрде: бер көйгә җайланган тормышыбызның асты өскә килде. Больницаларда ятуның бер файдасы булмады, әти урынга калды. Аны соңгы сулышына чаклы әнием карады. Әтиемнең үлеме әниемне 20 елга картайтты кебек: коры сөяккә калды, йөзен җыерчыклар басты. Әти белән бергә җанының яртысын югалтты ул. Юкка гына халыкта «парың – сыңар канатың» димиләр.  Әти-әниемнең тормышы минем күз алдында: алар бит аерым гына ике-өч көн дә яшәмәделәр. Әни кибеткә чыгып китеп, ярты сәгать кайтмый торса, әти борчыла башлый иде. Бер вакытта уяндылар, бер вакытта йокларга яттылар. Ашарга да бергә утырдылар. Әти кунаклар каршында тост әйткәндә хатыны турында гел матур сүзләр әйтә иде. Аларның ачуланышканнарын, сүз көрәштергәннәрен хәтерләмим. Әти безнең гаиләдә лидер булды. Әни  исә татар хатын-кызларына гына хас булганча, иренә буйсына белде, әйтәсе фикерен дә җайлап кына белдертә иде. Өстәлебездән бервакытта да тәмле ризык өзелмәде. Фән кешесе булса да, әни камыр ризыкларын пешерергә яратты. Әти исә аның пешергәнен мактый-мактый ашый иде. Алар балыкка, гөмбәгә йөрергә яратты. Эшне бергәләп башкаралар иде. Элекке кешеләр гаилә кыйммәтен алга куя белә. Балаларымның  шундый әби-бабалары булуына мин бик шат. Ирем белән һәрвакыт эштә булдык бит без. Ныклы гаилә принципларын әби-бабаларыннан тоеп үсте балалар. 
Әнием әтием вафатыннан соң еламады, ә сулып-сулыгып калды. Әйтерсең, шау чәчәктә утырган гөлне төбе-тамыры белән чүлмәгеннән кубарып алдылар. Аңа бит 70 яшь кенә,  безне, оныкларын сөендереп, яшисе дә, яшисе... Әнине үз яныбызга алырга карар кылдык, ләкин юкка: «Әтиең яшәгән йортны ташламыйм. Ул миңа һәр төнне төшемә керә» дип, каршы килде. Мин әнием янында  еш булырга тырыштым. Эштән соң туры аның янына кайта идем.
Әтинең  кырыгын, туганнарны, хезмәттәшләрен чакырып,  зурлап уздырдык. Мәчеттән яшь кенә мулла килде. Өйдә бүлмә саен кереп азан әйтте, Коръән укыды. Өстәл янында тормыш мәгънәсе, үлем, ахирәт турында сөйләде.    
Моңа кадәр дин белән кызыксынган юк иде, хәзрәт сүзләре минем дә, әниемнең дә йөрәгенә тирән уелып калды дип уйлыйм. Чөнки нәкъ шушы мәҗлестән соң әнием кулында дога китапларын күрә башладым. Аның бар юанычы догалар булды. Фатирга килеп кергәндә, әниемнең яшьле күзләрен сөртә-сөртә дога укып утырганына тап була идем. Элек телевизор караган, китап-журналлар укыган, пианинода уйнаган әниемне әйтерсең лә алмаштырып куйдылар. Ул инде бу дөнья кешесе түгел: гәүдәсе генә исән, җаны ире янында иде.
Кызганыч, әти үлеп, ярты ел узуга әнидә начар авыру таптылар. Аны үзебезгә алып кайттык. Хәле авыраеп, урын өстендә ятканда ул миңа дога укуымны сорый иде. Яшь балага китап укыган кебек, әни караваты янында Коръәннең  транскрипциясен  укый  идем. «Укы, балам, укы, безнең гомер әллә ничек үтте шунда. Өч телне белеп, фәнни дәрәҗәләр алдык, ә Коръәнне укырга өйрәнә алмаганмын, – диде. – Васыять итеп әйтәм, балам, мин үлгәч, әтиеңә дә, миңа да дога кылуыңны ташлама. Коръәнне  гарәпчә укырга өйрән. Син яшь кеше, тиз өйрәнерсең...»
Әтиемне җирләгәндә, әни зиратта үзенә урын алып калган иде. Бүгенге көндә әнием белән әтием кабере янәшә. Мин еш барам анда. Белгән догаларымны укыйм. Быел исә әнием васыятен үтәп, мәчеткә Коръән уку курсларына йөри башладым. 
Мәчет тормышы – үзе бер дөнья. Монда  яңа дуслар, танышлар  таптым. Иң мөһиме – ислам дине белән чын-чынлап кызыксына башладым. Намаз укырга өйрәндем. Хәзер Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга керергә хыялланам. Ирем теләгемә каршы килмәде. Үзе дә җомга намазларына йөри. Балаларыбызга да ислам дине турында аңлатырга тырышабыз. Әниемнең вәсыятен үтим дип саныйм. Аның гозере аша Аллаhка юлны таптым. Һәр көнне әти-әнием рухына багышлап дога кылам. И Ходаем, аларның бу дөньяда белеп һәм белмичә кылган барлык гөнаһларын кичер. Җәннәт әһелләре ит. Амин!

Сафия ханым сөйләгәннәрне Фәгыйлә Шакирова язып алды.

Автор     

Сөембикә

Автор:
Читайте нас: