Барлык яңалыклар
Новости
10 апрель 2022, 19:00

Ана-казна

...Алар гаиләсенә «бәхетсезлек» дигән афәт кайчан керде соң әле? Мөгаен, дәү әниләре Маһруй җиңги киткәчтер...

Ана-казна
Ана-казна

 

...Алар гаиләсенә «бәхетсезлек» дигән афәт кайчан керде соң әле? Мөгаен, дәү әниләре Маһруй җиңги киткәчтер...


Хикәя

Поезд тәгәрмәчләренең бер ритмга салынып, өзлексез кабатланып барган тавышы Элинага «ВИЧ-инфекция», «ВИЧ-инфекция» дигән сыман тоела. Ул, ике терсәге белән өстәлгә таянып, учлары белән колакларын томалый. Әмма бу тавыштан барыбер котыла алмый. Юк-юк, поезд тәгәрмәчләре чыгарган тавыш кына түгел бу. Аның баш миендәге һәр күзәнәк шушы коточкыч сүзләрне кабатлый. Инде әллә никадәр дару эчте. Корвалол да, сукыр кычыткан төнәтмәсе дә, валериан дигәне дә калмады… Ә йөрәк hаман калтырана. Поезд, үзенең тизлеген әле арттырып, әле киметә төшеп, чаба да чаба. Юл кырые буйлап сузылган урман полосаларындагы агачлар, әйтерсең лә аның хәлен аңлап, кул болгап кала. Җәй буе хуш ис таратып утырган юкәләр, гайрәтләре ташып торган горур, нык имәннәр, япь-яшь каеннар каралып, мескен кыяфәт белән башларын игән. Алар да моңсулыкка, тирән сагышка уралган сыман. Яз җитеп, кояш җылы нурларын сибә башлауга, бу агачлар кабат үзләренең яшьлегенә кайтыр, дөнья кошлар җырына күмелер... Ә Элинаны ни көтә? Ул упкынга тәгәрәде. Ә аннан ничек чыгасы, ничек котыласы?..
Әле кайчан гына ул бик бәхетле иде. Аның сөекле әтисе бар иде. Тәмле ризыклар пешереп, мәктәптән каршы алучы мөлаем дәү әниләре бар иде. Хәзер алар икесе дә фани дөньяда юк инде...
Вагонга милиция киемендәге ир-ат килеп керсә, аның коты чыга. «Мине алырга түгел микән, Ходаем?» – дип, йөрәге «жу» итә. Аннары үзен тынычландырырга теләгәндәй, кылган гамәлләрен күңеленнән барлый башлый: «Дамирны безнең йортта белүче булмаска тиеш. Мин аны беркайчан да үзебезгә чакырмадым. Кесәсендә документлары юк иде бугай. Телефонын ватып, Яшел Үзәндәге чүплеккә үк ташладым. Хәер, аны кем эзләсен?..»
Поезд тәгәрмәчләре, көйгә салынган авазларны берөзлексез кабатлый- кабатлый, чаба да чаба. Калын кар катламы тигез төшеп өлгермәгән иркен басулар, юл читенәрәк урнашкан авыллар, урман, әрәмәлекләр – һәммәсе артта кала. Элинаның уйлары гына һич тә үзеннән калмый. «Әй Дамир, Дамир, – ди ул эченнән генә. – Никләр дип кенә миңа очрадың син? Никләр дип мин сиңа иярдем?.. Нәкъ җырдагыча: Ходай миңа насыйп итте, яп-ялангач башлыны...»
Башлангыч сыйныфта чакта Элина белән Дамир бер мәктәптә укыганнар иде. Чандыр гына юаш бер малай иде ул. Кызлар чәчен тартмас, малайлар белән бәрелешкә кермәс... Укуы әллә ни мактанырлык булмаса да, укытучылары коңгырт күзле, пөхтә Дамирны ярата иде.
Аннары Дамир каядыр юкка чыкты. Баксаң, алар элекке фатирларыннан киткән икән. Ире вафатыннан соң, малайның әнисе Гөлгенә Үзбәкстаннан килгән бер ирне йортка керткән. Җимеш сатучы шул ир тәкъдиме белән фатирны да базарга якынрак урамга алыштырганнар.
Яңа ир белән яши башлагач, Гөлгенә ханым улы барлыгын онытып җибәрә, күрәсең. Аның ничек укуы, ничек көн үткәрүе белән берәү дә кызыксынмый. Кыю, чая, «эш майтара белгән» үсмерләр малайны тиз күреп ала. Ул шул рәвешле «Тарташныкылар» дип даны чыккан үсмерләр төркеменә килеп керүен сизми дә кала. Бу төркем шактый гына кибет, рестораннарны үз кулларында тота. Төркемдәгеләр телендә әйтсәк «крышовать» итәләр. Әлеге «хезмәт» өчен кибет, ресторан хуҗалары табышларының бер өлешен шушы егетләргә бирә. Әгәр бирмәсәң?.. Бирмәсәң – бандитларның кануны катгый....
Ә Элинаның балачагы шундый якты, шундый бәхетле башланган иде дә бит...
Алар гаиләсенә «бәхетсезлек» дигән афәт кайчан керде соң әле? Мөгаен, дәү әниләре Маһруй җиңги киткәчтер. Өлкән кешене үз бусагасыннан чыгып китәр дәрәҗәгә җиткерүнең кемгә бәхет китергәне бар соң? Әйе, дәү әнисеннән аерылган чакта Элинаның башына мондый сорау килми иде әле... Ул бүгенгечә уйлый белми иде.
Аларның дәү әтисе сугыштан кайтмаган. Тула өлкәсендәге каты бәрелешләрнең берсендә 1942 елда һәлак булган. Дәү әниләре берсеннән-берсе өч нарасые белән «коммуналка» дип йөртелгән кечкенә бер бүлмәдә яшәгән. Кырык биш ел буе заводта эшләп, балаларын үстергән, аякка бастырган. Аның өч баласы да химия-технология институтын тәмамлаган. Институттан соң кызларның өлкәнен Мәскәү өлкәсенә җибәргәннәр. Кечесе Ленинградка урнашкан. Элинаның әтисе Расих көндез эшләгән, кичлә-рен укыган. Шуңа күрә ул Казанда әнисе янында калган.
Еллар үткән. Илгә тынычлык килгән. Завод җитәкчеләре, Маһруй апаның хезмәтен зурлап, өч бүлмәле яңа фатир биргән. Расих өйләнгән. Авылдан килеп, чәчтараш һөнәрен үзләштергән Хәния Маһруй җиңгиләр фатирына килен булып төшкән. Киленне матур итеп каршылап, зурлап туй иткәннәр... 
Киленне бик ошата Маһруй җиңги, тик аны бер нәрсә, улыннан күпкә яшь булуы гына борчый. Егерме яшь бит... Бигрәк күп... торып китә алырлар микән? – дип борчыла.
Килен бер-бер артлы ике кыз бала тапкач, Маһруй җиңги сөенеп туя алмый: «Аллага шөкер! Торам дип, килгән. Исән-имин генә яшәсеннәр, бәхетле булсыннар», – дип куана. Декрет ялы тәмамланып, эшли башлагач кына Хәниягә әллә ни була. Югыйсә кайнанасы ул эштән кайтуга балаларны карап тора, аш-су әзерли. Кибет ризыкларын да Расих ял көннәрендә атнага җитәрлек итеп ала. Өй җыештыру, кер юу ише эшләр генә Хәниягә кала.
Кызларга 3 яшь тулып узгач, Маһруй җиңги балалар бакчасы турында сүз кузгата.
– Мин ике баланы көн саен бакчага сөйрәп йөри алмыйм, – дип кырт кисә Хәния.
– Мин йөртергә тиеш тә инде аларны, – ди Расих, чарасыз калып. – Миңа эшкә барып җитәргә генә дә бер сәгать вакыт кирәк. Үзегез беләсез: хәрби завод. Соңга калырга ярамый.
Күз төпләренә тирән буразналар сызылган, бармакларының буыннары бер якка бөгелгән ана сүзгә кушылмый гына тыңлый. Бу сөйләшүдән тынычлыгын югалткан Хәния төнлә ире куенында тагын сүз кузгата. Назлап, кайнар иреннәрен иренең битендә йөртә-йөртә, ул болай ди:
– Җаным, садик дигәннәрендә балалар гел авырый икән бит. Анда тәрәзә ачып йоклаталар, шуңа балаларга салкын тия, ди. Безнең эштә бер хатын интегә мескен, кан елый. Әнкәй белән сөйләш әле, зинһар.
Маһруй җиңги улына каршы килмәде. Кызлар бер-бер артлы мәктәпкә киткәнче өйдә булдылар. Мәктәпкә дә дәү әниләре чәчләрен тарап, ашатып-эчертеп озатты, каршы алды. Башыннан узган гыйбрәтле хәлләрне әкият итеп сөйли-сөйли, иркәләп йоклатты...
Өйдәге кеше күп күрер дип юкка гына әйтмәгәннәрдер шул. Беркөнне кичләтеп кенә Маһруй җиңги балконга эленгән керләрне алырга чыкты. Сөлгене алыйм дип бауга үрелгәндә, күзе урамга төште. «Әнекәйгенәм! – дип аптырап эндәште ул үз-үзенә. – Хәния түгелме соң бу! Әйе, әйе, Хәния... Һай, Аллам, һай, Аллам», – дип кабатлыйкабатлый стенага килеп сөялде.
Шактый ук чайкалып, алпан-тилпәнрәк атлаучы киленне яшьрәк кенә бер ир биленнән кочып озата килә иде.
Аңлады Маһруй җиңги. Киленнең вакытында эштән кайтмавы да, эштән соң ни кылып йөрүе дә ачыкланды. Элек тә шикләнә иде шикләнүен. «Тотылмаган карак – карак түгел» дигәндәй, ялгышырмын, араларын бозсам, гөнаһысы булыр», – дип эндәшмәде, түзде.
Килен, аяк киемен генә салды да, тып-тын бүлмәләренә кереп китте. Хәния, чишенеп, караватка сузылып кына яткан иде, баш очында кайнанасы пәйда булды.
– Килен, ничекләр оялмыйсың син? – диде Маһруй җиңги, әрнүеннән калтырана-калтырана. – Алма кебек ике кыз балаң үсә, аларга нинди үрнәк күрсәтәсең?!
– Мин нишләгән соң әле? – дип мыгырдана-мыгардана торып утырды Хәния.
– Нишләгән? Нишләгән, имеш! Кешнәгән! Инде ирең генә җитми башладымы? Хатын-кызның азынуы юньлегә алып бармый. Иреңне санламыйсың, мине санга сукмыйсың. Балалар турында уйла хет!
– Алар бит минеке генә түгел, сезнеке дә, – дип җавап бирде килен, кайнанасының әйткәннәренә һич кенә дә исе китмичә. – Алар бит синең оныкларың! Мин эштән кайттым. Аптыратма! Арыдым!
Киленнең үз-үзен тотышына тәмам сабыры төкәнгән Маһруй җиңги түзмәде, тавышын күтәрә төшеп:
– Һай, Аллам! Харап булган! Берәүләр таш кисеп кайткан! Кем эшләмәгән! Беләсең килсә, мин кырык биш ел станокта эшләдем! Синең шикелле эчеп йөрмәдем! Ирсез килеш өч баланы үстердем! Ә син өйдә аркылыны буйга да алып салмыйсың!
Сиңа әйттең дә әйтмәдең ни дигәндәй, Маһруй җиңги кулын селтәп, чыгарга борылды. Авырткан аягын сөйрәп бер адым атларга өлгермәде... киленнең сүзләре аны туктарга мәҗбүр итте.
– Ха! Син генә эшләгән инде! Бүтәннәр эшләми! Минем хезмәтне син эшкә дә санамыйсың! Беләсең килсә, бел: мин сигез сәгать буе аяк өстендә! Өйдә дә тынгы юк! Әле төне буе малаеңның күңелен дә күрәсем бар!
Маһруй җиңгинең башына таш белән ордылармыни – ул чайкалып китте дә, ишек яңагына таянды. Бераз хәл алгач, килен ягына башын борып, әкрен генә әйтте:
– Битеңә сыер тизәге каплаган нәрсә икәнсең... Борынгылар, ананы казна дигән. Син менә... син казна түгел. Син – безнең башка төшкән каза!
Ул кичне ир белән хатын арасындагы тавыш төн уртасына кадәр сузылды. Маһруй җиңгинең керфегенә дә йокы кунмады. Улы белән киленнең күңелсез сүзләре, төн карасын тагын да каралта-каралта, ананың колагына килеп бәрелә торды.
– Сиңа ни җитми?! – дип сорады Расих, эчендә кайнаган ачуын йодрыгына кысып. – Эчүеңне ташламасаң, үзеңә үпкәләрсең!
– Нишләрсең? – дип, үчекләгәндәй сорады хатын. – Әллә үзең әүлияме?
– Әүлияме, түгелме – суд карар! Мин – ир кеше! Гаилә башлыгы...
– Һе, – диде Хәния һич тә исе китмичә. – Безнең илдә ирләр белән хатын-кыз тигез хокуклы.
– Тигез генәме соң! – дип, тешләрен шыгырдатты ир, – тыштан – матур, эчләре – пычрак! Тигез хокук дип, бөтенләй тугарылдылар! Ятимнәр белән ил тулган! Ә бит һәммәсенең әниләре исән!
– Ну и что?
– Күрсәтермен мин сиңа «ну и что»ңны! Менә хәзер үк милиция белән психбригада чакыртам!
Расих тиз генә телефонын алды. Бу хәл хатынга бик тиз тәэсир итте.
– Расих, тукта әле, – диде ул ирнең кулына ябышып, мескенләнгән тавыш белән. – Мин гаепле... Больше не буду...
– Син миңа ничә тапкыр «больше не буду» дидең инде?
Суга төшеп күшеккән чебештәй мескен, көчсез кыяфәт чыгарып, Хәния сүзен дәвам итте:
– Беләм, беләм... әни котырта инде сине... Син мине дә аңла, җанашым... Эштән кайтуыма – миңа замечание. Әнкәйгә ярап булмый. Аргансың дигән кеше юк, хәлең ничек дигән сүз юк. Ирексездән шушы юлга бастым...
Бу сүзләрне ишетеп яткан Маһруй җиңги ике учы белән башын кысып, берөзлексез үз-үзенә тәкрарларга кереште. «Һай, Аллам! Һай, Аллам! Карт юләр, үзем гаепле икән ләбаса! Нишлим икән соң? Нишлим? – Шушы рәвеш-ле уйлана торгач, ул катгый бер фикергә килде. – Китәргә кирәк! Ленинградка, кызым янына. Минем аркада бозылышып яшәмәсеннәр. Балалар ятим үсә күрмәсен...»
Эчендәге кичерешләрен йөзенә чыгармаска тырышып, ул атна-ун көн җыенды. Аннары гына ниятен улына чиште.
– Улым, мин апаңнарны күреп кайтсам дип уйлап йөрим әле. Сагындым да... – дигән булды. Әлбәттә, Расих каршы килмәде. Китәр алдыннан күршеләре белән күрешеп чыкты. Ана күңеле сизенде, анда аны билгесез хәвеф көтүен аермачык тойды. Күршеләре белән саубуллашуы да – аның бәхилләшүе иде... Ә инде иртәгә китәргә дигән төнне ул тагын йокламады. Үз бүлмәсенең стеналарын сыйпый-сыйпый йорты белән сөйләште, догалар укыды. Бу йортка иминлек теләде. Киткән чакта ике оныгын алып, күз яшьләрен түгә-түгә иркәләп, назлап сөйде.
Ул киткәнгә карап гаиләдә тынычлык урнашмады. Хәния генә иркенәеп, киң сулыш алып калды. Өй эчен ниндидер күңелсез салкын бушлык биләде. Кызларны тәмле ризык пешереп берәү дә каршы алмый хәзер. Күп вакыт алар үз иркендә. Әтиләре эштә. Цех начальнигы урынбасары булгач, план үтәлешен аннан сорыйлар.
Тормышының рәтсезлеген, әнисенең китүен авыр кичергән Расихның кан басымы күтәрелә башлады. Ә беркөнне... Хәния соңга калды. Сәгать төнге унберенче киткән. Кызлар да йокларга ятты. Хатын юк та юк. Аптырады Расих. Автобус тукталышына да чыгып керде. Эш урынына да шалтыратып карады, җавап бирүче булмады. Инде ничәмә-ничә тапкыр балконга чыгып ишегалдына күз салды. Ә соңгы чыгуында... подъезд ишеге өстенә куелган лампочканың сүрән уты яктысында ул ике гәүдәне күрде. Хатын-кыз белән ир кочаклашып, үбешеп тора иде. Хатын-кызы аның хәләле Хәния иде. Расихның җанында чиксез дәрьяларның дулкыны кузгалгандай булды. Бу дулкында, юлына очраган һәрнәрсәне юып алырдай куәт бар иде. Бу мизгелдә аңа каршы торырдай көч-куәт юк иде.
Хәниянең ишектән килеп керүе булды, нык йодрык аның яңагына килеп кунды. Бу гамәленнән соң Расих инде берни дә хәтерләмәде. Нервларының соңгы чиккә җитеп тартылуы нәтиҗәсендәдер – кан басымы ике йөздән артыкка күтәрелде. Ул аңын югалтты. Һәм бүтән аңына килмәде... 
Табиблар инсульт диделәр. Бу югалту Маһруй җиңгине дә аяктан екты. Улыннан соң озак та тормыйча ул да мәңгелеккә күчте...
...Ә поезд чаба да чаба. Киң кырлар, урман, әрәмәлек-ләр һәммәсе юлдагыларны озатып кала сыман. Ул арада каршы килгән паровоз тирә-юньне яңгыратып сәлам биреп уза. Һәммәсе уза, артта кала. Элинаның уйлары гына һаман аның миендә. Алар беркая да китми, берөзлексез җанын кимерә. «Әй, Дамир, Дамир, – ди ул эченнән генә. – Никләр дип очрадың син миңа?»
Әтисез, дәү әнисез калган кызлар, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, мөстәкыйль тормышка аяк басты. Суфия педагогика көллиятенә укырга керде. Берничә елдан соң Элина да документларын медицина көллиятенә тапшырды. Әмма кызның юлы уңмады – конкурстан узмады. Балачактан ук табиб булам дип йөргән хыяллары чәлпәрәмә килде. Әтисе исән булса, болай төшенкелеккә бирелмәс тә иде. Иң элек урта белем алыр иде. Ул хәзер бөтенләй дә ялгыз калды. Әниләре үз юлында, Суфия – укуда. Апасының үз дуслары, үз дөньясы. Элина өчен берәү дә борчылмый. Кыз урамнар буйлап аптырап йөри. Белдерүләр эленгән урыннарда тукталып, үзенә кулай булган хезмәт урыны эзли. Ә беркөнне... «Үзәк парк» тукталышындагы белдерүләрне укып торганда аңа бер егет сүз кушты.
– Чибәркәй эш эзли, ахрысы, – диде янәшәсендә басып торган кара күзлекле егет.
– Эзли... – дип авыр сулады кыз игътибарсыз гына.
– Ә мин сезне беләм, – диде кара күзлекле, сагызын чәйни-чәйни. Ул бу сүзләрне әллә чынлап, әллә Элинаның игътибарын үзенә юнәлтер өчен генә әйттеме, әмма теләгенә иреште. Кыз борылып егеткә күз салды. Чәче кырылган, калын кара кашлы, какча яңаклы, йөзе кояшта каралган егет аңа һич кенә дә таныш түгел кебек иде. Әмма... тавышындагы бер төсмерне колагы кайчандыр ишеткән дә сыман...
– Сез кызлар белән гел шулай танышасызмы? – диде Элина.
– Төрлечә.
– Сезгә дә эш кирәкме? – диде кыз.
– Юк. Минем эшем бар. Бүген ял көнем.
– Сез бәхетле, – диде Элина. – Хәзерге заманда эш урының булу – зур бәхет.
– Дөрес. Әйдә, бүген үзебезне үзебез бәхетле итик әле. Мин сезне кафега чакырам. Чакыруын чакырам, ә исемегезне белмим.
– Элина.
– Ә мин – Дамир.
Алар әнә шулай таныштылар. Соңыннан бер мәктәптә укып йөргән бала чаклары да искә төште.
Берничә көннән соң Дамир аны үзенең «биләмәсенә» алып кайтты.
– Бу фатирны миңа бер дустым калдырды, – дип аңлатты ул.
Шәһәр уртасындагы ике катлы агач йортның кечкенә генә бер бүлмәсе иде ул. Шушы көннән соң Элина мон-
да еш була башлады. Дамирның өстәлендә колбаса, яшелчә, җиләк-җимеш ише ризыклар һич өзелми. Бер кичне алар шәраб эчте. Элинаның башы әйләнеп киткәндәй булды. Ул кеткелдәп көлде, йөремсәк мәзәк-ләр сөйләде. Бераздан аны нигәдер сагыш басты. Дамирның иңнәренә кулын куйды да, әкрен генә җыр башлады.
Мин Ходайдан сорадым
Чем-чем кара кашлыны;
Ходай миңа насыйп итте
Яп-алангач башлыны.
Дамир үзенең чәче кырылган башын сыйпап алды:
– Син нәрсә? Мин ошамыйммыни?
– Юу-ук! Бу җыр сиңа түгел. Гафу ит. Дәү әни җыры бу. Ул шулай җырлый иде. Безнең стенада дәү әти белән дәү әнинең яшь чактагы фотолары тора. Дәү әти чем-кара чәчле, килешле мыеклы. Ә дәү әни «яп-ялангач башлы» дип җырлый. Бу – язмыш. Язмыш турындагы җыр...
Элина әкрен генә сөйли. Ул икесенең дә әниле хәлдә – әнисез, гаилә җылысыз яшәүләрен күз алдында тотып сөйли...
– Ә син күп уйлама. Күп уйлау нервларны какшата, – дип киңәш итте егет.
Шулай кышлар үтте, яз җитте. Җәйне алар Кырымда үткәрде. Ул чакта Дамир күп акча тапты. 
– Безгә китәргә кирәк, – диде егет беркөнне.
Алар икенче көнне үк Мәскәүгә очтылар. Аннан соң поезд белән бардылар...
Шулай Дамир тапкан акчага яшәп, шактый гомер үтте, яше унҗидегә җитте. Яши-яши Элина Дамирның ничек акча табуын да, наркотиклар сатуын да, наркоман булуын да күрде, белде. Моннан китәргә, араны өзәргә кирәклегенә дә төшенде. Үз аягы белән килеп кергән бу җәтмәдән ансат кына котылып булмаслыкны да күңеле белән тоя иде. Ташлап китүне Дамир гафу итмәячәгенә иманы камил иде.
Иң элек эшкә урнашуны максат итеп куйды кыз. Эш тә тапты. Октябрь ахырларында балалар бакчасына җыештыручы булып урнашты. Хезмәт хакы кечкенә булса да, тамагы шушында туя иде. Бала-чагадан калган ипи, ботка, котлет ише ризыкларны өйгә дә алып була.
Җыештыручы бик кирәк булгандыр күрәсең, эшкә урнашканда анализлар да сорамадылар. «Иртәгә эшкә чык», – диде мөдир. Элина кан анализларын ноябрь кергәч кенә тапшырды. Эш табуына сөенеп, тырышып эшләп йөргән бер көнне мөдир аны үзенә дәшеп алды. Ак халатлы, түгәрәк йөзле, 50 яшьләрдәге мөлаем ханым каршысына утыртты да аңа озак текәлеп карап торды. Аннан соң аналарча кайгыртулы тавыш белән:
– И бала... бала... – дип, авыр сулады. Элина, берни аңламыйча, мөдир апасына сораулы карашын текәде. – И бала... – дип кабатлады мөдир. – Синдә ВИЧ-инфекция таптылар...
Бер сүз... Бер мизгел... Элинаның башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланды. Җанын, һәр күзәнәген чарасызлык, курку биләде. Гүя ул сазлыкка баткан. Аның чәбәләнергә дә, бу коточкыч упкыннан чыгар өчен кыймылдарга да хәле юк. Ул тоташ караңгы сазлык эчендә өнсез халәттә утыра сыман. Аның колагына тагын: «И бала, нишләдең син?» – дигән сүзләр ишетелде. Элина кинәт аңына килгәндәй булды. Ике учы белән йөзен томалады. Аннары, бер кәлимә сүз әйтмичә, ишеккә томырылды. «Дамир! – дип кабатлады ул эченнэн генә. – Дамир!.. Нишләргә? Кая барып бәрелергә?» Башында бөтерелгән шушы сорауларга җавап таба алмыйча, шәһәр урамнарын урады. Шулай йөри торгач, Суфия янына барырга уйлады. Бу афәтле кайгыны кыз апасына гына сөйли алачак. Туган туган инде... Элинаны апасы тынычландырды, юатты. «Дәваланырсың. Борчылма», – дип киңәш итте.
– Ә Дамир? – дип сорады Элина. – Ул кабахәт тагын күпме кешегә йоктырыр бу чирне! Аннан барыбер үч алырга кирәк!
– Сеңелкәем! Бандит бит ул! Бу хәлне аңа әйтә күрмә! Һичшиксез башыңа җитәчәк!
– Мин аңа әйтмәдем.
– Алайса, уйлашыйк.
Кышның караңгы бер кичендә Элина Дамирны үз өйләренә кунакка дәште. Егет килешкә, кызлар табын әзерләде.
– Әни кайда соң? Ул кайтып эшне бозмасын тагын, – дип куйды Суфия.
– Юк. Бүген кайтмый ул. Икенче көн инде дусларында...
Кызлар Дамирны мактый-мактый сыйладылар. Сәгатъ уклары икенче тәүлекне саный башлаганда егет үз-үзен белештермәс дәрәҗәдә исергән иде. Дамир алып килгән бер ампула «доза»ны Элина шприцка суыртып алды. Бервакыт егет аңа үзе укол ясарга өйрәткән иде. «Син табиб булырга хыялланган кеше. Өйрән. Үзеңне табиб итеп хис ит!» – дигән иде. Юк, ул бүген табиб түгел. Ул бүген – кеше үтерүче. Башкача мөмкин түгел. «Әгәрдә мин йоктырган булсам бу чирне... ул мине һичшиксез юк итәр иде бит...» – дип акланды Элина үз-үзенә. Һәм... шприцтагы наркотикны әкрен генә исерек Дамирның кан тамырына җибәрде....
Шприцны, ампула пыялаларын, төреп, Суфия үзенең сумкасына салды. Кызлар сөйләшми генә табынны җыештырдылар. Өстәлдәге бар савытны әйбәтләп юып, сөртеп урнаштырдылар. Аннары Элина Дамирның салып куйган киемнәрен, ботинкасын үзенә кидерде. Шул арада Суфия әкрен генә балконга чыкты. Ишегалды тып-тын. Тәрәзәләрдәге утлар күптән сүнгән. Подъезд ишеге өстенә куелган тонык лампа яктысы гына түгәрәк ясап аяк астында чайкала.
Төннең кырыс, салкын җиле шәһәр өстенә кара болытлар куып китергән.
 Берни белештерми яткан Дамирны кызлар, икесе ике ягыннан күтәреп, балконга алып чыктылар. Үз-үзен тота алмаган гәүдәне урамга каратып, балкон стенасына сөяделәр дә, икесе ике аягыннан тотып өскә күтәрделәр. Егет баштүбән аска очты...
Суфия белән Элина, балкон ишеген ябып, шым гына өйгә керделәр.
Таң атып, тәмам яктырып беткәнче, бер кәлимә сүз әйтмичә, тып-тын утырдылар.
– Миңа бик соңга калмыйча китәргә кирәк, – дип пышылдады Суфия. Җизнәң төнге сменадан кайтып җиткәнче өлгерәсе иде.
– Беләм. Кешеләр йөри башласын инде.
– Син нишлисең?
– Мин бүген үк Ленинградка китәм.
– Билетың бармы соң?
– Башта мин Яшел Үзәнгә барам. Шуннан берәр поездга утырып Мәскәүгә китәрмен.
...Поезд чаба да чаба. Тукталышларда кемнәрдер төшә. Димәк, алар ниятләгән урыннарына яки үз өйләренә кайтып җиткән. Кемнәрдер чемоданнарын, төргәкләрен күтәреп, поездга яңа кереп кенә утыра әле. Һәркемнең үз уйлары, үз мәшәкате, үз юлы. Тик, алар берсе дә Элина хәлендә түгелдер. Һәрхәлдә Элинага шулай тоела. Әле әтисенең апасы янына баргач та үзенең хәле турында сөйли алмаячак. Ничек сөйләсен? Әни эчә. Аның кыланмышларыннан туеп, бер бандит белән аралаштым. Аннан чир йоктыргач.... үч алдым, дисенме? Ярар, эчендә кайнаган бу куркыныч вакыйгалар турында ул гомере буе сөйләмәс. Милиция эзләп таба күрмәсен... Хәер, төркемдә йөргән малайлар һаман бер-берсен үтереп тора...
Паровозның кинәт әче итеп сызгыруы кызны сискәндереп җибәрде. Ул тәрәзәдән күккә күз салды. Кышкы бу кыска көн ниндидер авыр сагышка төренгән сыман иде. Салкын җил иркендәге кара болытлар, зәңгәр күк бездән тизрәк арынсын инде дигәндәй, бер-берләрен этә-төртә агалар да агалар.
* * *
Элина ике ай буе Ленинградта «кунак» булганнан соң гына Казанга кайтты. Шушы вакытка кадәр аны берәү дә эзләп килмәгән, берәү дә аның кайда йөрүе белән кызыксынмаган.
Дамирны моргтан исемсезләр каберлегенә җирләгәннәр. Аның язмышы турында берәү дә кызыксынмаган...

 Сәйдә ЗЫЯЛЫ

 Сөембикә 

Автор:
Читайте нас: