Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2021, 15:29

Балтач районында иң җитез экстремаль автоузышчыларны билгеләячәкләр

25-26 сентябрь көннәрендә Балтач районында трофи рейдлар буенча республика чемпионатының алтынчы—йомгаклау этабы уза.

Балтач районында иң җитез экстремаль автоузышчыларны билгеләячәкләр
Балтач районында иң җитез экстремаль автоузышчыларны билгеләячәкләр

Иске Балтач. 25 сентябрь - "Балтач таңнары". 25-26 сентябр көннәрендә Балтач районында трофи рейдлар буенча республика чемпионатының алтынчы—йомгаклау этабы уза.     

   Балтачта эстремаль автоузыш  буенча ярышлар өченче тапкыр оештырыла. 2019 елда ул һәвәскәр автоспортчылар катнашлыгында фестиваль  сыйфатында узса, былтыр республика чемпионаты зачетына ярышлар узган иде.    

Быел республика  чемпионатының йомгаклау этабын безнең район җирлегендә оештырырга карар иттеләр. Бердән, оештыручыларның тәҗрибәсе бар. Икенчедән, автоспортчыларның осталыгын чынлап торып сынарлык шартларга ия безнең район табигате. Исеме үк әйтеп тора, трофи-рейд.  Маршрут юлсыз, баткак урыннардан уза. 

 Ярышларны үткәрү урынының базасы сыйфатында   Усман авылыннан ерак түгел,   Кыйгаз елгасы тирәсендәге буа яр буйлры сайланган.  Автоузышчыларга старт нәкү шушыннан бирелде. Тәүдә  узышчылар 400 метр озынлыкта өстәмә маршрутны үттеләр. Трофи-рейдта катнашу өчен эстремаль автоузыш спортчылары бихисап төбәкләрдән килгән. Күрше Борай районыннан,Бөре, Уфа шәһәрләре,  Калтасы районнарыннан, Пермь өлкәсе Чайковский шәһәреннән, Татарстан Республикасы Зәй шәһәреннән  һәвәс водительләр чакыруны хуплап кабул иткән.

--Ярышларда беренче генә тапкыр катнашуым түгел. Узган этапларда барлык махсус участокларны уңышлы үткән идем. Бу этапта да җиңүгә исәп тотам,--ди Татарстанның Зәй шәһәреннән килгән  Марсель Миңнеханов.

Ярышларга килгән барлык спортчыларда да җиңү максаты. Алар барысы да яхшы әзерлек белән килгән. Мәсәлән, Уфадан  Роман Морозов автомашинасын атап шушы чемпионат өчен яңарткан.  Инде егерме елга якын ул үзенең кулдашы  Сергей Дьячук  белн шушындый бәйгеләрдә катнаша. 

--Балтачта узган элекке ярышларда да катнашкан идек. Бу юлы биредә “Самурай”ның ныклыгын сынаячакбыз. Балтач районына киләсе килеп кенә тора.  Ярышларны ештыру дәрәҗәсе югары монда. Районыгызга килгән саен матур урыннарга сокланып кайтып китәбез. Бу юлы  безне да  табигатьнең иң хозур урыннары көтәдер дип уйлыйм. Иң мөһиме—ярышырга дәрт бар,--ди Андрей Палабугин, тәэссоратлары белән уртаклашып.   

Әлеге бәйгедә катнашучыларның барысы да тәҗрибәле автоспортчылар. Мәсәлән Калтасыдан Илдар Хуҗин Русия күләмендә узган бәйгеләрдә дә чемпион титулын яулаган булган.

--Урын алу түгел,  катнашу иң мөһиме. Мондый ярышлар кыен хәлдән чыгу юлларын табарга өйрәтә.  Һәр ярышта яңадан-яңа проблемалы участоклар белән очрашасың.—ди Чайковскийдан килгән Андрей Палабугин,бәйгедә катнашу максатлары белән уртаклашып.

Ярышта катнашучыларны  Нөркә  авыл җирлеге хакимияте башлыгы  Флидә Гыйдуллина, бәйгене оештыручылар исеменнән “Татарпиллер” автоклубын әйдәүче Марат Хәйруллин һәм Илгиз Сәхиповлар  сәламләделәр.  Бәйгене  оештыруга  “А7 Агро РБ”, “АгроПРОФИ”, “Агропартнер” җәмгыятьләре, “Тәмле, “Форсаж” кибетләре, “Наш гараж” кече предприятиесе,  эшкуар “Әдибә Назмутдинова”, “Уют” комлексы һәм башка бихисап эшуарлар ярдәм күрсәткән. Чемпионат һәр елны “Т-плюс”, “Partizan»,  «Экипировка», «Колея» компанияләре партнерлыгында уза.    

    Биредә нинди генә автомашиналар юк.   ТР-1, ТР-2  категориясендәге автомашиналар конструкциясенә ярыш хуҗалары беркадәр үзгәреш керткән. Аларның асылмасы заводтан чыгарылган үрнәкнекеннән аерыла. Бу категориядә ВАЗ-2121,  ГАЗЗ-69, УАЗ шулай ук чит илдә чыгарылган автомашиналар ярыш маршрутларында сыналды. Иң кызыгы, әлбәттә, „абсолют” категориясендәге автомашиналар.  Алар тулысынча үзгәртеп корылган. Ярыш шартларын  өч категориядәге автомашиналар үти. Башта автотуристлар 400 метр озынлыкта өстәмә участок  маршрутын үттеләр. Монда аларны  Кыйгазы елгасы буендагы сазлыктан салынган маршрут көтә иде.  Кайбер категориядәге автомашиналар, мәсәлән, Зәй шәһәреннән килгән Марсель Миңнеханов “Нива” автомашинасында бу   маршрутны бик җиңел узды. Берләре сазга  көпчәкләре белән басу  белән күперенә кадәр төшеп утырды. Андыйларның штурманарына эш күп төште. Ватылу очраклары да булды. Андыйлар, әлббәттә, ярышан төшеп кала.   

 Өстәмә  участокны узу автотуристлар беренче махсус участокка юнәлделәр.

--  Алда инде катлаулырак маршрутлар. Җирдән узышу, урында дөрес ориентирлашу кебек сынаулар көтә автоузышчыларны. Мәсәлән, икенче махсус участокта 27 ноктаны эзләп табарга кирәк.  . Ноктаны тапкач узышчы бер кулы белән шул ноктаны, икенче кулы белән автомашинасын тоткан фоторәсемен судьяга җибәрергә тиеш. Һәр нокта очен очко билгеләнә,—ди баш казыйлар комисиясе әгъзасы   Марат Хәйруллин, ярыш шартлары белән таныштырып. Бер маршрут утыз километр озынлыкта булса. Кайсыдыр 16 километр. Ә икенче махсус участок маршрутының озынлыгын төгәл генә әйтеп тә булмый.  

Автотуристлар бәйгесе дәвам итә. Җиңүче 26 сентябрь  иртәсендә  билгеле булачак.      

Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас в