Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2021, 15:19

Балтачлы “Башкортстанның Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Якташыбыз, “Роспотребнодзор”ның бүлек начальнигы Наил Хәмзә улы Дәүләтнуров, “Башкортстанның Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Римад Төрки WhatsApp  Наил Дәүләтнуров  “Башкортстанның Сәламәтлек саклау отличнигы”  күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Наил Дәүләтнуров “Башкортстанның Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләндеФото:Римад Төрки / WhatsApp

Иске Балтач. 17 сентябрь - "Балтач таңнары".  Якташыбыз, “Роспотребнодзор”ның бүлек начальнигы    Наил Хәмзә улы Дәүләтнуров,  “Башкортстанның Сәламәтлек саклау отличнигы”  күкрәк билгесе белән бүләкләнде

16 сентябрь көнне  башкаланың Опера һәм балеты театрында медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер - министры урынбасары-Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Максим Забелин БР Башлыгы исеменнән  медицина хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство  бүләкләрен тапшырды .

Бүләкләнүчеләр арасында якташыбыз, Наил Хәмзә улы Дәүләтнуров та бар. Ул “Башкортстанның Сәламәтлек саклау отличнигы”  күкрәк билгесе белән бүләкләнде

 Наил Дәүләтнуров 1966 елда Яңа Янбай авылында туган.  1983 елда Иске Балтач урта мәктәбен тәмамлаган һәм шул ук елда Башкорт дәүләт медицина институтына укырга кергән.

Югары белемгә ия булган көненнән башлап Роспотребнадзор системасында хезмәт куя. Бүген ул Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы идарәлегенең социаль-гигиеник мониторингы һәм мәгълүмат ягын  тәэмин итү бүлеген җитәкли.  

Якташыбызны югары бүләккә лаек булуы  уңаеннан  ихлас тәбрик итәбез. Медицина ярдәмен оештыру  юнәлешендәге эшендә тагын да уңышларга ирешүен телибез.

Автор:
Читайте нас: