Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2021, 17:44

Балтач районында сайлауда аеруча куркыныч гаскәрләр ветераны тавыш бирде

Балтач районы 1178 санлы Шәвьяды сайлау участогында РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда Семипалатинск полигонында төш коралын сынауда катнашкан Нәсим Хәкимов тавыш биргән.

Дамир Хәйртдинов WhatsApp Шәвьяды авылыннан  аеруча куркыныч гаскәрләр ветераны Нәсим Хәкимов һәр сайлауда актив катнаша
Шәвьяды авылыннан аеруча куркыныч гаскәрләр ветераны Нәсим Хәкимов һәр сайлауда актив катнашаФото:Дамир Хәйртдинов / WhatsApp

Шәвьяды. 17 сентябрь - "Балтач таңнары". Балтач районы 1178 санлы Шәвьяды сайлау участогында РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда Семипалатинск полигонында төш коралын сынауда катнашкан Нәсим Хәкимов тавыш биргән.

1178 санлы Шәвьяды сайлау участогында РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда халык активлык күрсәтә. Һәркем илнең киләчәге ышанычлы, ныклы булуын тели. Шәвьяды авылыннан, бүген тугызынчы дистәгә табан атлаган Нәсим Хәкимов та көчле Русия яклы.

1960 елларда хәрби хезмәт юлын үткәндә атом-төш коралы шартлаганын үз күзләре белән күргән ул. Семипалатинск шәһәрендә ракета-артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән. Сынауларда берничә тапкыр булып, бәрмә дулкын, радиация тәэсирен алырга туры килсә дә ветеран үзен яхшы хис итә.

Армиядән кайткач тормыш корган. Тормыш иптәше белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыка каршы, тормыш иртәше бүген арабызда юк инде.

Гомер буена туган авылында яшәгән. Колхозда механизатор булып эшләгән. Әле дә үз хуҗалыгы белән яши. Үзенең "Беларусь" тракторы бар. Аның белән авылдашларына да хуҗалык эшләрендә ярдәмләшә.

Ә сайлауларның берсеннән дә читтә калганы юк Нәсим Хәкимовның.

--Тормышыбыз сайлаулар ничек узуыннан күп тора. Һәр сайлаучының тавышы мөһим,--ди ул.

*******

Семипалатинск полигонында 1949 елдан 1989 елга кадәр 450 дән артык сынау үткәрелгән. Алар барышында 600 гә якын атом-төш һәм термотөш коралы шартлатканнар.

Балтач районында сайлауда аеруча куркыныч гаскәрләр ветераны тавыш бирде
Балтач районында сайлауда аеруча куркыныч гаскәрләр ветераны тавыш бирде
Балтач районында сайлауда аеруча куркыныч гаскәрләр ветераны тавыш бирде
Автор:
Читайте нас: