Иске Балтач. 17 сентябрь - "Балтач таңнары". Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда үз тавышын бирде
Балтач районыны сайлаучылары РФ Дәүләт Думасы депутларын сайлауда актив катнаша.
1160 санлы сайлау участогында Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үз тавышын бирде.
«Балтачлылар ил, республиканың үсеше өчен җаваплы карар дип ышанам. Шушы өч көн эчендә без РФ Дәүләт Думасында Башкортстан мәнфәгатьләрен яклаячак команданы сайлыйбыз. Балтачлылар анда лаеклы шәхесләрне тәкъдим итәр дип өметләнәм»--дигән теләкләрен җиткереп урнага бюллетеньне төшерде.