Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2021, 12:00

Мәскәүдәге бер гаиләнең агулану факты гаеплесен тапканнар

Мәскәүдәге бер гаиләнең “Магнит” супермаркетыннан алынган карбыз белән агулануында кибеттә дезинфекция үткәргән хезмәткәрне гаеплиләү социаль челтәрләрдән файдаланучыларда ризасызлык тудырды.

Римад Төрки Инстаграм  Мәскәүдәге бер гаиләнең  агулану факты  буенча  кибет дезинфекторын хөкем итәчәкләр
Мәскәүдәге бер гаиләнең агулану факты буенча кибет дезинфекторын хөкем итәчәкләрФото:Римад Төрки / Инстаграм

Мәскәү. 16 сентябрь - "Балтач таңнары". Мәскәүдәге бер гаиләнең “Магнит” супермаркетыннан алынган карбыз белән агулануында кибеттә дезинфекция  үткәргән хезмәткәрне гаеплиләү социаль челтәрләрдән файдаланучыларда ризасызлык тудырды

 Мәскәүдә бер гаиләдә кичке аштан соң ике кеше агуланып үлүе  һәм полицейскийлар һәм тикшерүчеләр агулануга нәрсә китергәнлеген ачыклау белән шөгыльләне турында бәян иткән идек.

Ахырда гаеплене тапканнар.  Белгечләр ачыклавынча,  агулануга кибеттә дезинфекция үткәрү сәбәпче булган.

"Магнит" та бөҗәкләрне агулаган 39 яшьлек дезинфектор Антон Котовны ике айга кулга алганнар.

"Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтеп, ике яки аннан күбрәк кешенең үлеменә китергән өчен" маддәсе буенча аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Бу яңалык  турында социаль челтәрләрдән файдаланучылар актив фикер алыша. Ризасызлык белдерүчеләр күп. “Чебен даруыннан кеше үләме?...Нәрсә ул дезинфектор препаратны шприц белән  карбыз эченә керткәнме ни?...Кибетне агулагач, нишләп башка азык-төлек белән андывй хәл килеп чыкмаган?.. Нәрсә, ул карбызлар урнаштырылган витринаны гына эшкәрткәнме ни?..  “.—кебек  фикерләрен белдергәннәр.

“Карбызны сатып алган ул кешеләр җиләкнең тышын ялаганнармы ни, инцектицид аның эченә керә алмый да инде... Бу нинди саташу...”—дип язган  бер шәрехләүче.

“Гаеплене табалар инде ул...Ә нигә гади эшчене җавапка тарталар? Җитәкчеләр кайда караган?”—дигән фикерне хуплаучылар да күп.  

Автор:
Читайте нас: