Барлык яңалыклар

Иштирәк авылында Туган ягым –җыр-моң иле” дип исемләнгән концерт үтте

4 мартта Иштирәк авылында “Мәңгелек хәтер” район эстафетасы капсуласын тапшыру тантанасы hәм Югары Янактай авыл биләмәсенең сәхнә түрендә балкыган иң якты йолдызлары тарафыннан әзерләнгән “Туган ягым –җыр-моң иле” дип исемләнгән концерт программасы оештырылды.Югары Янактай авыл биләмәсе вәкиле, ветераннар советы рәисе Кәнәфи Валиев “Мәңгелек хәтер” район эстафетасы капсуласын Сәйтәк авыл биләмәсе вәкиле, ветераннар советы рәисе Фәнәви Сахаповка тапшырды.Балтач районының 90 еллык юбилее, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Башкортстанда июль урталарынан август башларына тиклем барачак Бөтендөнья фольклориадасы, Торак пунктлар эстетикасы елы уңаеннан әзерләнгән концерт программасында авыл халкы теләп катнашты.Иштирәк авылыннан Әлфирә Харипова, Гөлфара Шәйхетдинова, Әлфир Шәйхуллин, Рәсимә Мусина, Рәфидә Гайнуллина, Азалия Сәлимова , Алсу Фархутдинова, Венера Шәйхуллина, Динә Ахунова, Эльвира Шәртдинова, Альбина Хайрисламова; Янактай авылыннан Люся Кубатуллина, Яндубаева Валя; Яңа Ямурза авылыннан Хәнәфи Вәлиев, Ильдус Саитгалиев халкыбызның иң яратып җырлаган җырларын тамашачылар игúтибарына бүләк иттеләр.Иштирәк авылы хатын-кызлар, ир-егетләр, балалар , “Сердәш” Янактай авылы “Горница” вокаль ансамбльләре чыгышы фестивальга аерым ямь өстәде. “Җырчы авыл” вокаль иҗаты район конкурсының штандартын тапшыру өчен Югары Янактай авыл биләмәсе башлыгы Рәшит Мусин hәм штандартны кабул итеп алу өчен Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина сәхнә түренә күтәрелделәр.Жюри рәисе Фирдавис Рахимов үз чыгышында барлык катнашучыларга, концертны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткереп, якынлашып килүче бәйрәм елән котлады. Шулай ук үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.Сәйтәк авыл биләмәсеннән килгән жырчы Альбина Ахатова hәм Югары Янактай авыл биләмәсе жырчысы Альбина Хайрисламова, барлык чарада катнашучылар белән бергә “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган фестивальнең төп җыры башкарылды.Фестиваль Бөек Жиңүнең 75 еллыгына багышланган салют белән тәмамланды.Кеше китә –җыры кала. Без кешеләр –бу жиргә сөяр-сөелер өчен , гаилә корыр, балалар үстерер өчен туабыз. Кешелек шулай давам итә. Әле бездән сон да, буынан-буынга матур җырларыбыз, куркәм эшләребез кучеп барыр. Кеше исемен йөртуче затныӊ бу тормышта якты эзе, калырга тиеш. Газим ТАЛИПОВ фотолары.

Читайте нас: