Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
14 сентябрь 2022, 07:00

Журналистикада беренче адымнары өметле

Унынчы дистәне ваклый башлады бит гәзитебез дә бу мизгелдән. 91 яшь— аксакаллар гомере.  Бай тәҗрибә— ядкәр. Ә киләчәк яшьләр кулында. Өлкәннәр тәҗрибә уртаклаша, ә яшьләр эстафетаны алып дәвам итүчеләр

“Балтач таңнары” гәзите коллективына да яшь көч өстәлүе үтә яхшы хәбәр. Димәк ул эстафетаны дәвам итүче. Ел да тулмады, яшь журналист Фиргать Нәбиуллинның мәкаләләре дөнья күрә башлады. Таныш булыгыз: Мата егете безнең сафларны тулыландырды. Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалында филология факультетын тәмамлаган якташыбыз. Фиргать Нәбиуллин Акмулла исемендәге югары стипендия алып укыган кичәге студент хәзер һөнәри юлда камилләшә башлады. Редакцияләрдә  көч салган, татар телендә иҗат иткән ир-ат заты санаулы заманада яшибез.  Республика матбугатында туган телдә язышкан яшь буын вәкилләрен “күтәреп алалар”. Нинди уңай хәбәр ул—безнең басмага  шундый яңа көч өстәлде. Профессиональ филолог камилләшү  сукмагында. Эзләнергә, тырышырга, яңа темалар табарга кирәк үзен журналист итеп дөньяга танытасы шәхескә. Тәвәккәл якташыбыз төрле темаларга мәкаләләр яза, сайтта яңалыклар урнаштыра. Фиргать фикерләрен якын күргән гәзит укучылар саны артканнан-арта.  Фиргать Нәбиуллин турында кызыксынучылар булды. Мәкаләләрен көтеп алучылар да бар икән. Шулай була күрсен.

Журналист һөнәрен үз иткән хезмәттәшебез аңа гомере буе тугры булсын дип телисе килә. Без аңа зур өметләр баглыйбыз. Моңа ул  тырыш хезмәте белән ирешер.

Студент чагында алдынгы булган кебек хезмәтендә дә әйдәүче булырга язсын.

Журналистикада беренче адымнары өметле
Журналистикада беренче адымнары өметле
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: