Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
8 июнь 2022, 17:03

"Медиайыйын"нан бай тәэссорат белән

Журналист иңнәрендә чиксез җаваплылык салынган чорда яшибез. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Xәбиров дөреслек өчен көрәштә ныклы булуны максат итеп куюлары өчен республика журналистларына рәхмәт белдерде. Чарадан бай тәэссорат белән.

Уфа шәһәрендә  Башкортстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларының икенче форумы—«Медиайыйын» журналистларны җыйды. Дәрәҗәле чарага олы хөрмәткә ия кунаклар чакырылган иде.  Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Xәбиров, Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары Корылтае президиумы рәисе  Эльвира Аитколова, Башкортстан Республикасы Башлыгы Xакимияте Җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев, RT телеканалы генеральный директоры Алексей Николов, "Аргументы и факты" Нәшрият йорты генеральный директорының беренче урынбасары Марина Мишкунина  һәм башкалар  үз фикерләрен әйтте.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Xәбиров дөреслек өчен көрәштә ныклы булуны максат итеп куюлары өчен республика журналистларына рәхмәт белдерде. Ялганлыкны байрак итеп алып илебезгә каршы алып барылган кампаниягә каршы тору өчен бердәм блок хасил итәргә чакырды Радий Фәрит улы. Мәгълүмати сугыш бара, диярлек. Бу шартларда киңкүләм мәгълүмат чаралары алгы сафта булырга тиешлеге көн кебек ачык. Власть һәм мәгълүмат чаралары үзара хезмәттәшлек итүе мөһим. Xалык мәнфәгате өчен башкарылган эш яктыртылып баруы —көн таләбе. Шундый тандем эшчәнлек  дәвам итәренә ышаныч белдереп, дөреслекне алга алган  журналистларга җитәкче рәхмәт сүзләре җиткерде. Радий Фәрит улы махсус операция барышын яктырткан телевизион журналистларны, операторларны исемләп рәхмәт әйтте.

 Әлегә кадәр аеруча сәясәттәй алып барылган, илебезгә ялган пычрак атуны мәгълүмати сугышка тиңләргә мөмкин. Адәм баласы аңына сеңдерер өчен эшләнелгән кампания бу.  Журналист иңнәрендә чиксез җаваплылык салынган чорда яшибез.

Киләчәктә эшләү асылын камилләштерү, яхшырту өчен ниләр эшләргә кирәклеге форумда уртага салып тикшерелде. Сигез төркемгә бүленеп осталык дәресләре үткәрелде.  Ватанпәрвәрлек тәрбиясе, эфир медиалары, басма матбугат, РБ ЦУР", "Цифралы медиа", "Замана журналистикасы", "Яңа чакыру шартларында милли журналистика", "Төбәкне эштә данлау" кебек темалар сызык өстенә алынды. "Сорау-җавап" форматында, фикер алышу, эшне югары дәрәҗәгә күтәрү ысулларын эзләүдән гыйбарәт булды бу аралашу, тәҗрибә уртаклашу чаралары. Киңкүләм мәгълүмат чараларында  көч салган бер төркем журналистларга дәүләт наградалары, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: