Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
3 декабрь 2021, 18:05

Гәзиткә язылып бүләкле булдылар. Декада башлана

Декадада арзанрак бәягә язылырга мөмкин.

Декада 6нчы декабрьдә башлана. Ул 16нчы декабрьгә  кадәр дәвам итә. Декадада арзанрак бәягә язылырга мөмкин.„Атна саен бүләк” акциясе  яңа подписка чорында оешкан төстә үтте.  Алдагы яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында бу атнада янә өч  кеше бүләк отты.

Бу юлы Бигелде авылында яшәүче  Мөршидә Шакирова,  Иске Балтач  авылында яшәүче Ф. Нурмөхәмәтов һәм Рима Ханновага уңыш елмайды. Алар бүләк откан һәм рухи азык— урындагы матбугатка ия булган якташлар.

Райондашларыбыз урындагы  хәбәрләрне  белеп бару  өчен 2022нчы елның беренче яртысында  „Балтач таңнары”, „Йәнтөйәк”гәзитләренә язылуны хәстәрләр. Район тормышы тик ул гәзитләрдә генә  тулысынча чагыла. Тырыш хезмәт ияләре, янәшәдәге яхшы кешеләр, фәһем алырлык язмыш сынаулары, файдалы киңәшләр, мөһим вакыйгалар, әсәрләр — барысы да игътибарга лаек. Балтач төбәген үз иткәннәр урындагы басмаларны сайлар.

Язылыгыз!  Укыгыз! Урындагы басмаларның тугры дуслары булып калыгыз!           

Гәзиткә язылып бүләкле булдылар. Декада башлана
Гәзиткә язылып бүләкле булдылар. Декада башлана
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: