Гәзиткә язылганнар бүләк ота тора. "Атна саен бүләк” акциясе оешкан төстә бара. Алдагы яртыеллыкка яисә тоташ бер елга „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында бу атна да дүрт кеше бүләк отты.
Түбән Карыш авылында яшәүче Әдип Сәхәпов, Имән авылында яшәүче Зөһрә Кашапова, Иске Балтач авылыннан Әрхәм Маликов һәм Фируза Әхмәдияроваларга уңыш елмайды. Алар бүләк откан һәм рухи азык— урындагы матбугатка ия булган якташлар. Һәммәсен котлыйбыз.Сез дә тәвәккәлләгез.
Ярты еллыкка һәм тоташ бер елга язылганнар квитанция күчермәсен редакциягә юллагыз. Бәлки Сез дә бүләк отарсыз.
Иң мөһиме, матбугатның тугры дус булып калыгыз! Язылыгыз! Укыгыз!