Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
10 ноябрь 2021, 16:47

Басмаларга языл бүләк от!

Иске Яхшый  авылында яшәүче Тимерхан Вәлиевка уңыш елмаюы турында хәбәр иткән идек.

Басмаларга  языл  бүләк от!
Басмаларга языл бүләк от!

„Атна саен бүләк” акциясе  яңа подписка чорында оешкан төстә үтте.  Алдагы яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр  бүләк ота.

Бу юлы  Иске Яхшый  авылында яшәүче Тимерхан Вәлиевка уңыш елмаюы турында хәбәр иткән идек.  Бүләк откан һәм рухи азык— урындагы матбугатка ия булган якташлар саны артыр дигән өметтә калабыз.

Урындагы һәр яңалыкны район матбугатыннан белеп баруны хуп күрә якташыбыз. Кызыксынучан шәхес дистә еллар дәвамында "Балтач таңнары" гәзитенә язылып килә. Бер өйрәнгәнгә күрә гәзитнең һәр санын көтеп алалар. Яңалыклар, үткән чаралар, авылдашлары турында укып күңел күтәрелеп китүе табигый. Тик күбрәк яхшы хәбәрләр булсын иде...

2022нче елның беренче яртыеллыгына язылып өлгермәгән таныш-белешләрегезгә, күрше-күләнгә киңәш итегез.  Оныткан, вакыты җитмәгәннәр рухи азыксыз калмасын.  Райондагы бар яңалыкларны белеп бару өчен бу бик мөһим. Район тормышы тик ул гәзитләрдә генә  тулысынча чагыла. Тырыш хезмәт ияләре, янәшәдәге яхшы кешеләр, фәһем алырлык язмыш сынаулары, файдалы киңәшләр, мөһим вакыйгалар, әсәрләр — барысы да игътибарга лаек.

Укыгыз! Таратыгыз! Язылыгыз! 

Автор:Римма Валиева
Читайте нас: