Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
17 сентябрь 2021, 09:48

“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел

Район матбугаты юбилее. Ул 16нчы сентябрьдән унынчы дистәне ваклый башлады. Үзебез турында язу урынлы бүген. "Балтач таңнары" гәзитенең сайтын ачып без язганны чит илләрдә укучылар бар. Кайчандыр язмыш җилләре аларны ерак тарафларга алып аткан. Сагынуларын басу өчен сайттан хәбәрләр карыйлардыр.

Район матбугаты юбилее. Ул 16нчы сентябрьдән унынчы дистәне ваклый башлады. Балтачлыларга хәбәрләрне, мөһим чаралар, вакыйгалар турында мәгълүматны  тиешенчә җиткереп бара урындагы матбугат. Бу вакыт эчендә басманың исеме “Генераль сызык өчен”, “Җиңү байрагы”, “Азатлык”, “Балтач таңнары” булып үзгәрсә дә, аның җисеме асылда бер үк булып калды. Ул район халкы мәнфәгатен кайгырту, сорауларны уртага салып хәл итү, янәшәдә соклануга лаек шәхесләр белән таныштыру, сәләтлеләрне күрсәтүдән гыйбарәт булды. Бүген һәм киләчәктә күңел кыйблабыз үзгәрмәс.

 

Якташлар тормышы, көнкүреше, аның бүгенгесе һәм киләчәге якты булсын өчен иҗат дәрьясында хәрәкәттәбез. Яхшырак, уңайлырак булсын өчен тырышу юлын сайлады коллектив. Камиллекнең юктыр чикләре. Вакыт үтүенә карамастан, максатыбызга тугрыбыз...

Һәр гәзит район тарихын чагылдыра. Димәк, тарихны ташка басучы инде ул матбугат хезмәткәре. Үрнәклеләр, булдыклылар турында  язудан һич арымадык. Ул үзе илһамга этәргечтәй. Битарафлыктан еракбыз, шунысы сөенечле. Басма хезмәткәренең тәүге һәм иң мөһим сыйфатыдыр ул. Бу язмамда үзебез турында үзебез язсак гәзит укучылары һич очыну кебек кабул итмәстер, мөгаен. Тарихны сәйлән кебек тезеп барып матур бизәкләргә, шәҗәрәләргә үрүчеләр турында бер кәлимә сүз зур датаны каршылаган елда урынлыдыр. Юбилярларга ярый торган халәт ул нәтиҗә ясау...

Гасырга якын тарихын җентекләп язуны максат итеп алмадым.  Ә менә үзем эшләгән 33 ел дәверен тәфсилләп бәян итәргә мөмкин...

1988нче елның җәендә Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, тәгаенләү кәгазе буенча Балтач районына килеп хезмәт юлымны башладым. Яшь белгеч журналист буларак, беренче редактор Марс Сәит улы Шәриповны остазга тиңләр идем. Үзе колхозларга барып,  мәкаләләр язучы җитәкче булды ул. Теле бай, таләпчән, җитди шәхес безне вакыт кадерен белергә күндерде. Райондагы бик күп кешеләрне белүе, фамилияләр буенча кем кайдан икәнен әйтүе һәм бер дә ялгышмавы үзе кызыклы табышмактай. Кул астында эшләүчеләр белән тыгыз бәйләнештә булуга бәйле уңай хатирәләр күңел түрендә калган.  Әлхәс Миндияров, Риф Мөхәмәтов, Фирзан Сафиннар Балтач елъязмасын армый-талмый ташка баскан дәвер. Әйе, өч дистә ел элек журналистикада ир-егетләр үзәктә. Риф Мөхәмәтов, Башкортстан язучылар берлеге әгъзасы. Ул таңда каләм тибрәтергә кулай, дип сөйли иде. Берничә китап авторы, дистә еллар дәвамында балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыткан мөгаллим. Әлхәс Миндияров исемнәр байлыгы, тел үзенчәлеге, топонимика турында кызыклы мәкаләләр авторы. Аналитик эзләнү хас шәхес. Без аны үз итеп, яратып “бабай” дип йөртә идек. Аксакал статусы үзенә бик килешкәнгәдер, мөгаен,  моңа тиешле итеп карый иде тәҗрибә иясе. Татар телен камил белгән өлкән яшьтәге ике хезмәттәшебез, кызганычка каршы, якты дөньяны калдырды да инде...

Әнис Имай улы Таҗетдинов редактор булган вакытта район күләмендә бихисап семинар-киңәшмәләр үтте. Аларны яктыртып бару белән беррәттән,  чара алдыннан гәзитнең махсус саннарын әзерләү үтә җаваплы. Вакыт белән узыштабыз, диярсең. Шимбә, якшәмбе көннәрендә коллектив белән килеп максатны чынбарлык иткән чаклар бар иде. Гәзитне Бөре типографиясенә илтеп нәшер итү чоры тынгысызлык өстәде. Чикле вакытта гәзитне әзерләү, иҗат итү—коллектив иңнәрендә. Эшнең асылын аңлаганнар  андагы югары таләпләрне күз алдына китерә ала. Җитди эшне башкарганда күңел тынычлыгы бик мөһим. Башка һөнәр ияләре ялгышты исә бу хәл бер-ике кешегә мәгълүм була, ә журналист ялгышса—бөтен галәмгә. Һәр хәреф, һәр өтер өчен үзеңне җаваплы тоеп көч салу уен эш түгел. Дүрт аяклы ат та абына, дип халыкта тикмәгә әйтмәгәннәр бит. Уйласаң уелырлык, дүрт аякта  һич абынырга тиеш түгел кебек...

Рөстәм Мәүләви улы Вәлиев гәзит редакторы булган вакыт интернет челтәрләре һәр йортка кергән чор. Аның җитәкчелегендә гәзит кәгазьдә нәшер ителүен әле дә дәвам итә. Шуның  белән беррәттән, медиа киңлекләрдәге зур аудиториягә чыгу кебек замана таләбен тормышка ашырдык. Xәзер "Балтач таңнары" гәзитенең сайтын ачып без язганны чит илләрдә укучылар бар. Кайчандыр язмыш җилләре аларны ерак тарафларга алып аткан. Сагынуларын басу өчен сайттан хәбәрләр карыйлардыр. Без шундый форсатка шат кына. Интернет мөмкинлеге чиксез.  Ә дилбегәне журналист кулыннан ычкындырмый, кызыклы, файдалы хәбәрләрне үз укучысына җиткерә бара.  Өлкән һәм яшь буын ихтыяҗын бердәй үтәүне максат итеп алган коллективка кайтыйк әле.

Гәзитне бар итү,каләм тибрәтүчеләрнең хәбәрләрен җыю, тикшерү, барлау кебек тынгысыз эш урыны җаваплы секретарь иңнәрендә. Бер дә юкка бу вазифаны электән үк үзара "штаб начальнигы" дип атамаганнар. Бу вазифада төрле елларда тырыш белгечләр көч салды. Ничә дистә еллар дәвамында җаваплы секретарь вазифасын  Владислав Рәҗәпов, Әдеһәм Имамов, Розалия Галләмова алып бардылар. Үтә тынгысыз, җаваплы эш уңышлы барсын өчен байтак көч һәм иҗади алым кирәклеген үз тәҗрибәләрендә сынаган алар. Гәзитне вакытында тапшыру өчен  кызу табада биегәндәй хис итү онытылмас  мизгелдәй. Эш үзенчәлеге шундый. Тынычлык төшкә керсә дә хәерле...

Фоторәсем — гәзит бизәге. Аның бик уңышлысын сайлаганда фотокорреспондент Газим Талиповның бар иҗатын актарырга туры килгәне бар. Компьютердагы папкаларда аларның иге-чиге юк. Һәр чара үзәгендә таң сызылып атканда булачак солдатларны хәрби хезмәткә озату булсынмы, кичке чакта конкурс-фестиваль концерты булсынмы, үз вазифасын тырышып башкара фотокорреспондент. Цифрлы фото гадилек һәм осталык билгесе. Олы тантаналарда рәсми шәхесләр килгәндә санаулы вакытта фоторәсемнәрнең  үтә уңышлысы булмаска да мөмкин. Шундый зур мөмкинлекләрне элегрәк эшләгән фотокорреспондент Рәфкатъ Xөсәиновның төшенә дә кермәде, дип искә алабыз. Колхозларга барып яңгыр, кар яуса да фотоаппаратын сак кына файдаланып кайтуы әлегедәй күз алдында. Ашыгыч чакта фотоны тиз өлгертү— аның  эше.  Проявитель, фиксаж, ягъни химикатлар кулланып һәр минутны  санап (югыйсә бөтен эше юкка чыгуы бар) караңгы бүлмәдә фотоны ясап та куя. Кызыклы хәбәрләрен сөйли-сөйли, ал-ял төшенчәләре белән исәпләшми эше өчен янды. Xезмәттәшләр җыелган урында Владислав Рәҗәпов белән кызыклы хәбәрләрне, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, кемузардан бәян итүләре әле дә күз алдымда.  Әллә чын, әллә юри, монысы мөһим түгел,  иллә-мәгәр кызык. Кәефләребезне  һәрчак күтәрә беләләр, шуннан күңелләренә ямь таба иде алар. Шаяру, төртешеп сөйләшүдән мәрәкә табулары ни тора? Кәефне күтәрүчеләрне хәзер юксынып искә алырга калды. Рәфкатъ Хөсәинов, Владислав Рәҗәповны сагынып  телгә алалабыз. Кызганычка каршы, фани дөньяны ир-егетнең типсә тимер өзәр чагында калдырдылар. Тормышны бик  нык яратсалар да...

 Иҗади эшнең ныклылыгы төгәллек өлкәсе хезмәткәресез мөмкин түгел.Бухгалтер эшендә тавык чүпләсә дә бетмәс нечкәлекләр бар. Үтәү, отчёт, баланс төшенчәләре бербөтен булып үрелеп баруы— көн соравы. Ике дистә елдан артык  баш бухгалтер эшен Зөһрә Нәбиуллина уңышлы алып барды. Саннар нигез биргәндә  планнар тормышка аша. Җаваплылык, җитдилек аның хезмәт асылы булды. Ул лаеклы ялга туктаганнан соң бу төгәл эшне Сәкинә Шакирова  уналты ел буена лаеклы алып бара. Үзгәрешләр заманында югары таләпләргә җавап биргән, үз эше остасы итеп дәлилләде ул. Төгәллек буенча да сәләт бирелә икән.

Бүгенге матбугатны рекламасыз күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Гәзит аша якыннарын бәйрәм белән тәбрикләргә, мөлкәтен сатарга, кәҗә сатып алырга  исәпләгән һәркем реклама буенча агент Эльза Зараевага мөрәҗәгать итә. Өч дистәләгән ел хезмәт тәҗрибәсен биредә туплаган белгеч һәркемнең үтенеченә игътибарлы.  Исеме, телефон номерлары дөрес, акча эше төгәл булуы шарт. Котлау бирүчеләр көн саен онытып калган үзгәрешләрен тәбрикләүләргә өстәргә дә иренми торган үҗәт затлар. Шуңа кул кушырып утырмалы түгел белгечкә.

 Гәзитләрне, документларны вакытында оешмаларга илтү, иҗади командировкаларга журналистларны йөртүче водительләрне илһам канатына тиңләү артык булмас. Ике дистә елдан артык Әлфир Гайсин хәвефсез юлларда безне йөртте. Заманында ярты еллап диңгез, океаннар гизгән балык тотучы буларак, хәбәр-очраклары турында кызыклы әңгәмәләр корды ул. Кеше үтенеченә игътибарлы булганга хезмәттәшебез хөрмәт казанды. Әлфир Гайсин лаеклы ялга туктады. Редакциядә тәҗрибәле водитель  Фәрис Шәймөхәмәтов  эшли башлады. Дөнья яңалыклары белән кызыксынуы, һәр хәбәрнең асылына төшенүе белән аерылып тора ул. Башлаган эшен җиренә җиткерүне хуш күргән водитель Фәрис Шәймөхәмәтовка имин-аман юллар  телибез.

 Район халкын бар вакыйга турында хәбәрдар итеп баручы журналистлар үзләре турында язуны бик өнәп тә бармый. Шулай инде гомер буе үзең башкалар язмышы, сораулары турында язу гадәти. Әмма редакциядә сәләтле журналистлар эшләве көн кебек ачык. Моны район матбугатының тугры дусларына дәлилләп торасы да юк.  Районда үткән чаралар, тантаналар кыска вакыт эчендә басмаларда урын ала. Ә сайтта — үткән көнне үк. Һәр журналист гәзиткә мәкалә язу белән беррәттән, сайтта хәбәрләр урнаштыра, үзара тәҗрибә уртаклашу, бер-береңнән сораштыру да гадәти халәт. Гәзит сайты өчен бүлек мөдире Дамир Хәйртдинов җаваплы. Интернет тормышы кагыйдәләрен өйрәнә, эштә актив куллана. Балтачлылар игътибар иткән бихисап вакыйга уртасында булуы белән аерылып тора, берәр эт проблема чыгарсынмы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакламый авария  килеп чыксынмы, гадәттә аны хезмәттәшебез күргән булып чыга.  Ярдәм итү күзлегеннән вакыйгада катнашучыларның  үтенечләрне искә алып, берәр хезмәткә дә шалтыратып өлгерүенә аптырап тормыйбыз. Табигатендә үк кызыксыну булгангадыр, бәлки.

 Аида Хәйртдинова кызыклы мәкаләләр, халык мохтаҗын искә алып, фәһемле мәкаләләр яза. Төрле хезмәтләрнең халыкка җиткерергә кирәк хәбәрләре күп була.  Журналист анда бар нечкәлекләрне тәрҗемә итүне хуп күрә. Аңа оперативлык  хас. Корреспондентка бик кирәк сыйфат бу. Күңелгә үтәрлек  хикәяләр иҗат иткән автор үзе. Төрле темалар күтәреп, төрле жанрларда эшләгәндә ару-талу белми. Эзләнү юлындагы журналист отылмый.

Рифина Нигамәева әле бәби карау буенча ялда. Аралашучан хезмәттәшебез эчтәлекле мәкаләләр авторы итеп үзен киң аудиториягә танытты. Үз көченә ышанып, таянып үскәнгә күрә бер башлангычтан да каушап тормый. Кирәк икән тәнкыйтькә, кирәк икән яңалыкка тотына. Үз фикере, үз карашы һәр язмасында ачык чагыла. Тантаналардан язган репортажларын гәзит укучысы көтеп ала.Төрле чараларга җибәргәндә анализ ясап язу аңа хас.

Коллективыбызда яшь буын вәкиле Гөлфизә Xасбетдинова эшли башлады. Татар теле, урыс һәм инглиз телләрен яхшы белгән хезмәттәшебез компьютер технологияләрен яхшы үзләштергән. Гәзиткә салучы ялга киткәндә аны  Гөлфизә  алыштырасын белеп торабыз. Нинди мәкалә язарга кушкан очракта, аны җиренә җиткерәсен белгәнгә күрә күңел тыныч кала.

Бар иҗади хезмәткәрләребез дә гәзиткә күләмле мәкаләләр яза һәм гәзит сайтына төрле кызыклы хәбәрләр салып баралар. Универсал, ягъни нигә тотынсалар да аны аткарып чыгалар. Татар телен камил белүләре, һәркайсының үз теле, стиле булуы отышлы.

Иҗади кеше хис дулкынында тибрәлүчән. Төгәл, дөрес булсын өчен вакыт күп таләп ителә. Иркенләргә вакыт чикле. Шул максат белән янә бер һөнәр иясе редакция штатында бар. Гәзит укучысына төгәл, хатасыз мәкаләләр барып ирешсен өчен дүрт  дистә елга якын корректор булып Илүсә Мортазина көч сала. Xәреф хатасы, өтер, сызыгы, мәгънәсе буенча төзәткәндә ялгышмас өчен бик тәнкыйтьле акыл иясе булу кирәк. Ә бу сыйфат хезмәттәшебез— мул гына. "Моны мин аңламагач,  гәзит укучысы ничек аңласын?"— дигән  тәкъдиме эшкә юнәлеш бирә. Җөмләләр  сүтелеп корыла, сүзләр алмаштырыла. Тавтологияләрне өнәми шул, хәтта бер җөмләдә түгел, янәшәдәгеләрен дә абайлап үзгәрттереп канәгатьлек таба. Тәҗрибә зур, башкача булдыра алмый. Күргәнен әйтми калу аңа отыры  хас түгел.

Гәзитне нәшер иткәндә мәкаләләрне, фоторәсемнәрне битләргә урнаштыру белән вёрстка буенча инженер Радим Дәүләтов мәшгуль. Xезмәт юлын редакциядә чагыштырмача күптән түгел, дүрт ел элек  дәвам итте ул. Компьютерда барын да белү мөмкин дә түгелдер. Егет эшли, кирәккән мәгълүматны төрле чыганаклардан табып куллана. Җентекләп максатына ирешә,  һәркайсыбызның компьютерына бәйле сорауларны хәл итәргә тырыша. Табигатьне бик яратканга да вакытка сакчыл карашта егет." Оста балыкчы", дигән районда даны бар аның. Бәлки шуңадыр...

Үзебез турында үзебез, дип сүзне башласам да шәхсән үзем турында язудан тартынам. Кыскача мәгълүмат: өч дистә елдан артык гомер сайлаган һөнәремә—журналистикага тугры калам. 2002нче елдан җаваплы секретарь эшен алып барам. Журналист буларак бәһаны гәзит укучысы мәкаләләрем буенча куйсын.

    Шулай хезмәт коллективы уртак максат белән янып-көеп эшли. Яңалыклар кертү, төрле  алымнарны куллану ягындабыз. Җиңел юл, калын кесә безнең эшкә хас түгел.  Төрле елларда безнең эштә үзләрен сынап караганнар булды. Һәркем күңеленә хуш килгәнен эзли. Төрле сәбәп буенча алар башка юнәлештә үзләрен тапты.

Үз  эшен яраткан иҗади шәхесләр генә "Балтач таңнары" гәзитенә тугры калды.Без урындагы басманың ватанпәрвәрләре.

“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел
“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел
“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел
“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел
“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел
“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел
“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел
“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел
“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел
“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел
“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел
“Балтач таңнары” гәзитенең беренче саны чыгуына—90 ел
Автор:Римма Валиева
Читайте нас: