Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
18 июнь 2021, 15:17

Гәзиткә язылып бүләкле булдылар

„Атна саен бүләк” акциясе яңа подписка чорында оешкан төстә үтте. Алдагы яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында бу атнада янә алты кеше бүләк отты.#подписка2021, #матбугат2021, #языл, #пресса, #язылбүләк, #бүләк. Теманың дәвамы сайтта:

„Атна саен бүләк” акциясе яңа подписка чорында оешкан төстә үтте. Алдагы яртыеллыкка „Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында бу атнада янә алты кеше бүләк отты.
Бу юлы Көндәшле авылында яшәүче Ф. Нәртдинов, Иске Балтач авылында яшәүче Гүзәл Маликова, Имән авылында яшәүче Дамир Кашапов, Иске Балтач авылында яшәүче Ленара Солтановаларга уңыш елмайды. Алар бүләк откан һәм рухи азык— урындагы матбугатка ия булган якташлар.
Һәммәсен котлыйбыз, янә уңышлыларның исләренә төшерәбез: паспорт, ИНН документлары белән редакциягә тиз вакытта килеп алуыгызны көтәбез.
2021нче елның икенче яртыеллыгына язылып өлгермәгән таныш-белешләрегезгә киңәш итегез. Райондагы бар яңалыкларны белеп бару өчен бу бик мөһим. Район тормышы тик ул гәзитләрдә генә тулысынча чагыла. Тырыш хезмәт ияләре, янәшәдәге яхшы кешеләр, фәһем алырлык язмыш сынаулары, файдалы киңәшләр, мөһим вакыйгалар, әсәрләр — барысы да игътибарга лаек.
Укыгыз! Таратыгыз! Язылыгыз!
Реклама.
Читайте нас: