Барлык яңалыклар
Матбугат-2019
1 июнь 2021, 16:47

“Гәзит – якын дустыбыз”, ди Түбән Иванай авылыннан Андрей Галямшин

“Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында “Атна саен бүләк” уены дәвам итә. Чираттагы бүләкне Түбән Иванай авылында яшәүче Анлдрей Галямшин отты.

“Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында “Атна саен бүләк” уены дәвам итә. Чираттагы бүләкне Түбән Иванай авылында яшәүче Анлдрей Галямшин отты.
Аңа салат савыты чыкты.
—Гәзитне 1967 елдан башлап өзлексез алдырам. Әлеге вакытта гаиләбез белән “Чолман” һәм “Балтач таңнары” гәзитләренең һәр санын көтеп алабыз һәм бер җөмләсен дә калдырмый укып барабыз, — ди Андрей Давлиевич.
Үз гомерендә төрле тармакларда хезмәт салырга туры килгән А. Галямшинга. “Большевик” колхозында бригадир, ферма мөдире, Янтимер авылында укытучы, Уразай авылындагы “Ключи” лесничествосында мастер... Хаклы ялга туктаганчы шактый еллар Иванай мәктәбендә Башкортстан мәдәнияте, тарихы, географиясе, биология фәннәреннән белем биргән, мәктәп яны участогы мөдире булган. Кайда гына эшләсә дә, матбугат басмасы белән дуслыгын өзмәгән.
—Гәзит – безнең гаиләнең дусты, үзебез мари милләт вәкииләре булсак та, татар талендә чыккан гәзитне алдырабыз, укыйбыз, бу дуслыкны өзәргә исәп юк, - ди абунәче Андрей Давлиевич.
Газим Талипов фотосы
Читайте нас: