Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 апрель , 13:02

Сөенечле хәбәр

Башкортстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында эшләүче яшь педагогларга Башкортстан Республикасы Башлыгы грантларын бирү конкурсы йомгаклары  шатлыклы хәбәр китерде.

Сөенечле хәбәр
Сөенечле хәбәр

Быел грантлар күләме 575 000 сум тәшкил итте. Аерым котлауларны Иске Балтач авылындагы "Рябинушка" балалар бакчасының музыка җитәкчесе  Гөлшат Нурлыгаян кызы Фазылбаковага юллана. Гөлшат Нурлыгаян кызы конкурсның барлык этапларын уңышлы үтеп, җиңүче булып танылды. Гөлшат Нурлыгаян кызы "Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән музыка дәресләрендә нейроуеннар куллануның нәтиҗәлелеге"темасына проект тәкъдим итте. Гөлшат Нурлыгаян кызына алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телисе килә.

 

Автор:
Читайте нас