Милли кием көне — 20 апрельдә Башкортстан Республикасында иң матур бәйрәмнәренең берсе буларак билгеләп үтелә. Милли кием-халыкның байлыгы. Ул традицион яшәү рәвешен һәм халыкның декоратив-гамәли сәнгате үзенчәлекләрен чагылдыра. Тәрбияче Галиева Эльза Җиһанур кызы "Карапуз"ның беренче кече төркеме балаларын милли киемнәр белән кече чакларыннан таныштыра.