Милли костюм атналыгы кысаларында Иске Балтач авылының «Буратино» балалар бакчасының урта төркеме балалары «Иске Балтач авылының Мишәр тарихи-мәдәни үзәге»музеенда булдылар. Иң баштан ук балалар экскурсия дәвамында хөкем сөргән ерак еллар атмосферасына чумдылар. Экскурсовод балаларны милли костюм тарихы, аларның элементлары белән таныштырды, костюмнарны бизәүнең әһәмиятен аңлатты. Экскурсия балаларда зур кызыксыну, соклану уятты.