Май аенда мәктәпләрдә шалтыратулар урынына сугыш еллары җырлары яңгыраячак. Бу хакта ТАСС Русия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә. „Кыңгырау урынына музыка“ проекты кысаларында мәктәпләрдә май аенда Бөек Ватан сугышы турындагы җырлардан музыка яңгыраячак",—диде ул 2025 елда "Үлемсез полк " акциясен уздыруга багышланган матбугат конференциясендә. Министр шулай ук Бөек Ватан сугышы турындагы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресе илнең барлык мәктәпләрендә 5 майда узачак, дип өстәде. Сергей Кравцов шулай ук мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә «Үлемсез полк» акциясе белән бәйле вәзгыятьне аңлатты. „Үлемсез полк " акциясе илебезнең барлык мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә узачак. Ул катнаш форматларда узачак. Куркынычсызлык мәсьәләләре мөмкинлек биргән урыннарда ул традицион форматта узачак. Узган ел акциядә 10 млн укучы катнашты. Быел аларның саны күбрәк булыр дип ышанабыз",— диде ул.