Семинарның максаты: тәҗрибә уртаклашу, "Физик культура" предметы буенча бөтенрусия олимпиадасына укучыларны әзерләгәндә планлы һәм максатчан гамәлләр системасын эшләү. Семинар район мәгариф бүлеге методисты Ч. Шәйнурованың Физик культура предметы буенча мәктәп һәм муниципаль этапларга ВсОШка йомгак ясау чыгышы белән башланып китте. Семинар барышында Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы һәм физик культура буенча урта гомуми белем бирү мәктәбе җитәкчесе Э.Хаҗиева физик культура буенча теоретик өлешен тикшерүне аңлатты, укучыларның кайда нигездә олимпиаданың теоретик турын үтәгәндә хаталар җибәрүләрен күрсәтте. Шулай ук гимнастика һәм спорт уеннарының гамәли өлешен Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы М.Шәймөхәммәтов белән таныштырды һәм (9-11 нче сыйныф егетләре өчен), анда олимпиаданың икенче туры үтәлешенең һәр детален ачык аңлатып үткәрде. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең физик культура укытучылары О. Ковалева һәм Д. Солтанов укучы А.Гайсина (9нчы сыйныф ) һәм укучы А.Галиев (7нче сыйныф ) белән егетләр (7-8 сыйныфлар) һәм кызлар (9-11 сыйныфлар) төркемнәре өчен гимнастиканың һәм спорт уеннарының гамәли өлешен башкару техникасын күрсәттеләр. Семинар-практикум кызыклы, нәтиҗәле узды, һәр педагог үзенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрә һәм үзенә кызыклы һәм файдалы нәрсәләрне ала алды.