Балалар арасында дуслык күперен салу ике республикада яшәүче мөгаллимәләрнең - Түбән Сикияз мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Нурлыева һәм Сабаның сәләтле балалар мәктәп-интернаты татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Шәмсетдинованың ихлас аралашу нәтиҗәсе. Сабалылар Балтач укучыларына бик яхшы тәкъдим белән чыга. Ачык дәрес өчен җирлекле видеоязма – Башкортстан шагыйренең укытучы турындагы шигырен яттан сөйләп бирергә кирәк була. Үзе дә чәмле, актив һәм бик тырыш Лариса Ринат кызының укучылары кыстатып торамы соң! Мондый тәкъдимгә шатланып риза була алар. 3нче сыйныф укучысы Рания Галиева Мостай Кәримнең “Укытучыма” шигырен сәнгатьле итеп ятлап килә. Әйткәндәй, шигъри сүзгә оста кыз иҗади бәйгеләрдә, олимпиадаларда да уңышлы катнаша. Узган елда Рания "Тукай моңнары" район конкурс-фестивалендә “Тукай сүзе татар телендә” номинациясендә җиңү яулады.
Ут күршеләребез балтачлыларның шигъри сәләмен бик җылы кабул итә. Яңа ел алдыннан Түбән Сикияз мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары сөенечле күчтәнәч ала.
“Саба интернат-мәктәбе укучылары, укытучылары Ләйсән Тимергали кызы җитәкчелегендә, безгә татар телендә китаплар, үз куллары белән ясаган открыткалар җибәргән. Укучыларым белән шундый сөендек! Татарстан укучыларының ихлас теләкләрен сыйныф белән укып, дуслыкны ныгытучы яңа эшләргә, башлангычларга көч-дәрт алдык. Саба укучылары белән хат-хәбәрләр аша гына түгел, очрашу, күрешү теләгебез дә бар. Һәм без бу хыялның киләчәктә тормышка ашуына чын күңелдән ышанабыз!” – ди Лариса Ринат кызы.
Матур очрашулар насыйп булсын, дуслар!
Юлия Төхбәтуллина.