Барлык яңалыклар
Мәгариф
25 декабрь 2024, 14:10

Яңа ел гаилә уеннары

Сәйтәк урта мәктәбендә 23 декабрьдә Яңа ел гаилә уеннары узды.

Яңа ел гаилә уеннары
Яңа ел гаилә уеннары

Яңа ел гаилә уеннары Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру,балаларның, ата-аналарның сәламәтлеген ныгыту, аларны даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатында үтә. Көчле гаилә командаларын билгеләү өчен Сәйтәк урта мәктәбендә  23 декабрьдә Яңа ел гаилә уеннары узды. "Күңелле стартлар" күп этаплы уенда иң актив, җитез, оста гаиләләр: Рәхмәтуллиннар, Мөбарәковлар, Фаизовлар һәм Гардиевлар катнашты. Гаилә командалары: әни, бала, әти «кәшәкә белән туп алып бару», «Тачка», «Кыршау белән йөгерү», «Бобслей»конкурс - эстафеталарында көч сынаштылар. Җанатарлар гаиләләргә алкышлар һәм теләктәшлек сүзләре белән теләктәшлек күрсәттеләр. жюри һәр конкурска объектив бәя бирде. Нәтиҗәдә 3 урынны Мөбарәковлар һәм Гордиевлар гаиләләре алды, 2 урынны Хафизовлар гаиләсе алды. "Яңа Ел гаилә уеннары - 2025" уенында Рәхмәтуллиннар гаиләсе җиңүче дип танылды. Алар район этабында мәктәп данын яклаячак

 

Яңа ел гаилә уеннары
Яңа ел гаилә уеннары
Яңа ел гаилә уеннары
Яңа ел гаилә уеннары
Яңа ел гаилә уеннары
Автор:
Читайте нас: