Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 декабрь , 10:51

Минем гаиләм-минем байлыгым

Конкурста матур гаиләләр үз сүзен әйтте.

Минем гаиләм-минем байлыгым
Минем гаиләм-минем байлыгым

Сәйтәк урта мәктәбендә "Минем гаиләм - минем байлыгым" дип исемләнгән гаилә конкурсы узды. Гаилә елына багышланган сыйныфтан тыш чара үз гаиләм өчен хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү, талантларны ачу максатын куйды . Конкурста 1-2 сыйныф укучылары - Кодочиговлар, Рәхмәтуллиннар, Ситдыйковлар һәм Юнысовлар гаиләләре катнашты. Гаиләләр төрле төстәге гаилә гәзиталәре әзерләделәр, үзләренең кул эшләре күргәзмәне бизәде. Конкурсантлар үзләренең иҗади, музыкаль сәләтләрен күрсәттеләр, төрле конкурсларда катнаштылар. Чара гаиләләр белән якыннанрак танышырга һәм аларның яшерен талантларын ачыкларга ярдәм итте. "Иң иҗади гаилә"—Кодочиговлар, "Иң бердәм гаилә"— Рәхмәтуллиннар, "Тату гаилә"—Ситдыйковлар, "Иң музыкаль гаилә"- Юнысовлар номинацияләрендә бүләкләнделәр.

 

Автор:
Читайте нас: