Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 март , 15:53

Район семинары темасы "Гаилә һәм мәктәп"

Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә үткән семинар баланы тәрбияләү-ул энергияле, эчтәлекле иҗади процесс, ул балага карата игелек һәм ышаныч белән тулы, анда ата-аналар да, мәктәп тә фикердәш булырга тиешлеген тагын бер кат күрсәтте.

Район семинары темасы "Гаилә һәм мәктәп"
Район семинары темасы "Гаилә һәм мәктәп"

21 мартта  урта мәктәпләрнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, төп мәктәпләрнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, социаль педагог-психологлар, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре, оештыручы педагоглар, өлкән вожатыйлар район семинары узды. Аның темасы: "Гаилә һәм мәктәп: заманча шартларда нәтиҗәле хезмәттәшлек юллары".
Кунакларны тантаналы рәвештә безнең шәйморатовлылар, яшь армиячеләр, яшь юл инспекторлары, орлята һәм укытучылар коллективы каршы алды. Кунаклар өчен кечкенә театральләштерелгән тамаша оештырылды.
Мәктәп директоры Азамат Мәгъзүмов семинарда катнашучыларны сәламләде һәм нәтиҗәле эш теләде. Семинарның практик өлешендә катнашучылар тематик сыйныф сәгатьләрендә һәм чараларда булдылар. Укытучылар С.Сафиуллина һәм З.  Разетдинова әти-әниләр катнашында "Гаилә һәм мәктәп" темасына чара үткәрделәр. "Умырзая" мәктәп театры (җитәкчесе Л. Акберова) "Үтәлмәгән вәгъдә" спектаклен күрсәтте(авторы-7"б" сыйныф укучысы Э. Нәбиева), анда бүгенге көндә актуаль булган гаилә проблемалары күтәрелә.
Теоретик өлешендә Иске Балтач  2нче урта  мәктәбенең ИКТ буенча директор урынбасары А. Халиков үз чыгышында, видеороликлар күрсәтеп, балаларның социаль челтәрләрдә иминлеге һәм ата-аналар контроле турында сөйләде.
Иске Балтач  2нче урта  мәктәбенең социаль педагогы Г. Вәлиева семинарда катнашучылар белән "Бәхетле гаилә-бәхетле бала"дигән тренинг буенча мастер - класс үткәрде.
Семинарда тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре Р.Гыйләҗев, Ф.Хаҗимуллина , Г. Хәйруллина , А. Галинурова, Н.Беляева   бик кызыклы конкурслар, әңгәмәләр һәм чыгышлар тәкъдим иттеләр.
Семинар ахырында мәгариф бүлеге методисты Ч. Шәйнурова  һәм Иске Балтач  2нче урта  мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г. Әнвәрова һәм  кунаклар чыгышларын анализлап, нәтиҗә ясадылар.

Гөлгенә МУСИНА.

Район семинары темасы "Гаилә һәм мәктәп"
Район семинары темасы "Гаилә һәм мәктәп"
Район семинары темасы "Гаилә һәм мәктәп"
Автор:
Читайте нас: