Барлык яңалыклар
Мәгариф
22 март , 11:38

Ата-аналар җыелышында: психолог киңәше кирәк

Моны белү кирәк. Балаларда деструктив тәртип чагылышының беренче билгеләре нинди булуга игътибар итәргә тиешлеген һәм балаларны тәрбияләү буенча тәкъдимнәр ата-аналар җыелышында белгечләр киңәш бирде.

Ата-аналар җыелышында: психолог киңәше кирәк
Ата-аналар җыелышында: психолог киңәше кирәк

21мартта  Уразай урта мәктәбендә Балтач районында "Гаилә" хезмәте психологы Ф. Гарифуллина Балтач районы буенча Русия Эчке эшләр министрлыгы ОЭМ инспекторы Хөсәенова А. белән берлектә, Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХХДИ бүлегенең Иминлек юл хәрәкәтен пропагандалау инспекторы Г. Хәтмуллина белән берлектә, "Балалар һәм яшүсмерләр арасында деструктив тәртип профилактикасы" темасы буенча ата-аналар җыелышында катнашты. Флидә Гатуфовна әти-әнисенә балаларда деструктив тәртип чагылышының беренче билгеләре нинди булуга игътибар итәргә тиешлеген һәм балаларны тәрбияләү буенча тәкъдимнәр бирде. Шулай ук ата-аналарга балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә түләүсез психологик ярдәм күрсәтү турында мәгълүмат бирде - 8 800-2000-122 «Балалар ышаныч телефоны».



Автор:
Читайте нас: