Барлык яңалыклар
Мәгариф
14 март , 12:30

Конкурсының муниципаль этабы узды

13нче мартта Иске Балтач авылының 1нче урта  мәктәбе базасында 1-8 сыйныф укучылары өчен "Урал батыр" эпик хикәясен  башкаручылар конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурсының муниципаль этабы узды
Конкурсының муниципаль этабы узды

Бу көнне халыкның иң борыңгы авыз иҗаты рус һәм башкорт телләрендә яңгырады. "Культура" милли проекты кысаларында киләсе буынны милли мираска сак  мөнәсәбәт тәрбияләү, аны өйрәтү максатыннан үткәрелде чара. Укучылар текстны яхшы белүләрен күрсәттеләр, әсәрдән өзекләрне эмоциональ һәм сәнгатьле укыдылар. I тур "Урал-батыр" эпосын яттан уку; II тур Урал-батыр эпосы өзекләрен яки башка эпик хикәяләрне инсценировкалау. Беренче турда түбәндәге укучылар җиңүче һәм призер булдылар: Миңнегалиева Фәридә – 1 урын (Көндәшле, җитәкчесе: Рафикова Р.), Гайниәхмәтова Элиза – 2 урын (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе, җитәкчесе: Харисова Ф. ), Мифтахов Инсаф – 3 урын ( Югары Карыш, җитәкчесе: Фәүзетдинова Л. ) . Шәйхетдинов Раил (Иске Балтач башлангыч мәктәбе, җитәкчесе: Илметова И.) «дөнья халыкларының төрле телләрендә "«Урал Батыр» башкорт халык эпосын иң яхшы башкаручы"номинациясендә җиңүче булды. Икенче турда Иске Тимкә урта  мәктәбе укучылары җиңде, Уразай урта  мәктәбе укучылары призер булды. Конкурсның район этабында җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз.

 

Автор:
Читайте нас: