Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 март , 16:27

Балтачта “Саклаучылар, алга!” бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Бүген, район мәдәният сараенда, район мәктәпләренең 3-4нче сыйныф укучылары арасында “Саклаучылар, алга!” республика спорт-белем бирү уенының муниципаль этабы узды.

Биредә Иске Балтач 1нче һәм 2нче, Югары Карыш, Түбән Сикияз, Түбән Иванай, Сәйтәк, Иске Тимкә, Уразай, Штәнде, Тучыбай, Иске Балтач башлангыч мәктәпләреннән командалар 8 этапта – командалар сәламләве, капитаннар конкурсы, каршылыклар полосасы, юл хәрәкәте хәвефсезлеге, робототехника, ориентирлашу, экология, крайны өйрәнү кебек сынауларда үз көчләрен сынадылар. “Саклаучылар, алга!” бәйгесе 77 укучыны бергә җыйды.

Балалар төрле бәйгеләрдә белемнәрен, осталыкларын, бердәм команда эшен, җиңүгә омтылышларын күрсәтте. Компетентлы жюри барлык ярыш төрләрен дә бәяләп, җиңүче команданы билгеләде. Беренче урынга Иске Балтач 2нче урта мәктәбе командасы чыкты. Икенче урынга – Иске Балтач 1нче урта мәктәбе, өченче урынга Иске Балтач башлангыч белем бирү мәктәбе командасы лаек булды.

“Командалар сәламләве”  конкурсында -  Иске Балтач 2нче һәм 1нче, Иске Балтач башлангыч, “Капитаннар конкурсы”нда – Иске Балтач 1нче һәм 2нче, Иске Балтач башлангыч, “Каршылыклар полосасы”нда – Штәнде, Иске Балтач 1нче һәм 2нче, “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге”ндә – Сәйтәк, Тучыбай, Иске Балтач башлангыч һәм Штәнде, “Робототехника”да – Иске Балтач 1нче һәм 2нче, Иске Балтач башлангыч, “Ориентирлашу”да – иске Балтач 2нче, Иске Тимкә, Иске Балтач башлангыч, “Экология” бәйгесендә – Иске Балтач 2нче, Түбән Иванай” Сәйтәк, “Крайны өйрәнү” ярыш төрендә Иске Балтач 2нче, Югары Карыш һәм Сәйтәк урта мәктәбе командалары җиңүче буларак билгеләнделәр.

Алда “Саклаучылар, алга!” бәйгесенең зона этабы узачак. Монда Балтач районы данын бүгенге уеннар җиңүчесе Иске Балтач 2нче урта мәктәбе командасы Балтач районы данын яклаячак. Уңышлар!

Автор:
Читайте нас: